#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...»

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасында һәм социаль челтәрләрдә үзенең матур шигырьләре белән өлкәгә танылган җирле шагыйребез Фәрит Ермышевның менә шундый, кайбер кеше өчен сәер дә булып тоелган исемле беренче шигырьләр һәм җырлар җыентыгы, ниһаять, дөнья күрде. Бу китап күпләр өчен көтеп алынган зур бүләк. Ләкин шунысы бик кызганыч, автор китабын үзе күрә, якташларына аны тәкъдим итә алмады. Чөнки ул узган елның 19 январенда вакытсыз дөнья куйды. Шул чакта «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе рәисе Сәгыйть Сагитов Фәрит Нариман улының шигырьләре турында көрсенеп әйткән сүзләренә тукталмыйча үтеп булмый. Ул: «Фәритнең шигырьләре эчтәлеге белән генә түгел, ә техник яктан (рифма, ритм) бик шома язылган. Мин ышанам, аның шигырьләре җырлар булып килерләр... Белмим, Фәрит китап чыгарырга җыенмадымы икән? Әллә инде өлгермәде? Әмма аның шигырьләрен, хикәяләрен халыкка җиткерү кирәк. Фәрит Ермышевның татар телендә туган җире, Себер иле турында язган шигырьләре, һичшиксез, бер хәзинә булып тора», - дип, иҗатына олы бәя биргән иде.

1 ел эчендә авторның сеңелесе Наилә Ермышева абыйсының шигырьләрен туплап, аларны китап итеп бастырырга үзендә көч тапты. Бу эштә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдереп ул: «Битараф булмаган талантлы якташларым Җәмилә Әбделхәй кызы белән Тимергали Сәлим улы Мирасовлар китапны бастыруда инициатив рольне үз өсләренә алып, абыемның шигырьләренә җырлар язарга тәкъдим иттеләр. «Ләчегем - назлы гөл», «Әни йорты», «Балачак урамы» шигырьләренә музыканы Тимергали Мирасов язса, «Кайтам сазларыма», «Ләчегем», «Мәктәп жыры», «Гармун моңы», «Авылым Калмакларым», «Сагыш» сүзләренә көйне Җәмилә Мирасова язып, хәзер үзе үк башкара. Бу җырлар авылдашларыбыз арасында иң яратканнары булды. Якташыбыз Әнәс Гаитов үтенече буенча, композитор Әмир Хәлидов «Кундан күле» җырын язды. Бераздан «Кәя күлем», «Авыл гармунчылары», «Сагынам» шигырьләрен дә көйгә салды. Шәхсән үземнән һәм туганнарым исеменнән талантлы композиторыбызга җырлары өчен зур рәхмәт белдерәм. Абыемның шигырьләрен югары бәяләгәне өчен Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинга, китап редакторы Владимир Москвинга, язучы, Россия язучылар берлегенең Төмән төбәк бүлеге идарәсе рәисе Леонид Ивановка, җыентыкны редакцияләгәне өчен профессор Хәбибә Шагбановага һәм җыентыкны чыгаруга финанс ярдәме күрсәткәне өчен «Лингва+» үзәгенә, берничә шигырен француз, немец һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән үзәк укытучылары Фред Рюдель Мбани һәм Чулпан Габидуллинага рәхмәтебезне җиткерәм», - диде.

6-14

«Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...» китабында авторның әдәби һәм себер татар, рус телләрендә язылган шигырьләре урын алган. Кереш өлешендә Фәрит Ермышевның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәкаләләр, якташларының җылы теләкләре кергән. Төп өлеше «Сазларым – туган ягым, шунда үткән алтын балачагым» рубрикасы белән башлана. Монда аның әнисенә, якыннарына, туып-үскән җиренә, бай табигатенә, күлләренә, сазларына, авыл халкына, укытучыларына карата булган көчле мәхәббәте, хөрмәте чагылган шигырьләре кергән. Лирик шигырьләре аерым бүлек итеп бирелгән. Биредә авторның «Сагышым», «Каенкаем», «Күл өстенә кайткан аккошларым» кебек шигырьләрен укып хисләргә бирелсәк, котлаулар, юбилейлар бүлегендә якыннары, күренекле шәхесләргә мәдхия җырлап язган шигырьләре белән танышып була. Рус телендә язган һәм күренекле шагыйребез Булат Сөләймановның себер татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре аерым бүлек итеп бирелгән. Китап ахырында гаилә архивыннан алынган фотолар бастырылган. «Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...» китабы шигърияткә гашыйк булган төрле яшьтәге укучыларга тәкъдим ителә.

Белешмә: Фәрит Нариман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районының төпсез сазлар, тирән күлләр, калын урманнар арасында урнашкан Күкрәнде авылында, укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Хәбибә Хафиз кызы гомер буе башлангыч сыйныф укучыларына ныклы белем бирә. Әтисе Нариман Зәйнетдин улы сугыш яраларыннан 1961 нче елда вафат була. 3 баланы әниләре ялгызы аякка бастырып, һәркеменә югары белем алырга булыша. Фәрит Нариман улы вакытында физика укытучысы һөнәрен сайласа да, 1997 нче елда салым органнарына хезмәткә күчеп, мәгълүмат системалары бүлеге начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Лаеклы ялга ул күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, ветеран исеме алып чыга.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836