Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Пенсия акчасыннан өлеш чыгарды

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзебезнең Төмән өлкәсе район-авылларында милләттәшләребез белән күрешеп, халкыбызның уңган кызлары һәм уллары белән якыннан танышып, бик сокланып һәм алар белән горурланып кайтабыз.

Яңарак Тубыл районы, Ләчек авылы (Тахтагул) мәчетенең 10 еллык юбилей тантанасы булып үтте. Күкрәнде һәм Ләчек авыллары табигатьнең искиткеч матур урынында, бәрәкәтле-мул күлләр, сазлыклар арасында урнашкан. Ошбу авылларда бик тырыш, хезмәт сөючән, бер-берсен якын күреп, туганлык хисләре белән аралашып яшәүче халык яши дип әйтсәм хата булмас. Без инде, дин әһелләре буларак, ел саен кыш айларында мондый авылларда булып кайтырга тырышабыз, чөнки җәй көннәре мондагы якларга килеп җитү бик читен һәм мәшәкатьле.

Соңгы сәфәребез бик уңышлы, эчтәлекле булды, дияр идем, чөнки барган саен яңа күрешүләр, халык белән танышулар булып тора.

6-21

22 нче февраль көнне Ләчек авылында яшәүче Зията Кәримовага 93 яшь булачак, Ин ша Аллаһ. Мәлик абый һәм Уразбикә ханым гаиләсендә Зията 2 нче бала булып дөньяга килә. Әнисе тумышы белән Вагай районы, Әшле авылыннан. Гаиләдә 8 бала үсәләр. Әтиләре колхозда хайван табибы (ветеринар) булып хезмәт итә, аңа эше буенча якындагы күрше авылларда тукталырга туры килә. Тыныч тормыш озак бармый, сугыш башлана һәм гаилә башлыгы ватанын сакларга сугышка жибәрелә. Әле кичә генә 10-11 яшьлек уйнап йөргән балалар тиз арада әти-әниләренең вазифаларын алып барырга мәҗбүр булалар. Зията абыйсы Шәүкәт белән урманга утын ташырга бара. Тиешле кием-салым юк, кышларын бик салкын. Бигрәк тә, кечкенә энеләре, сеңелләре туңмасын, авырмасын өчен, Зията алар турында кайгырта һәм аларны мөмкин хәтле тиешлечә карый, тәрбияли. Әнисенә әйтеп бетергесез, ышанычлы зур терәк булып тора. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре белән әтиләре сугыштан исән сау кайтып керә.

Үсеп җиткәч, Зията колхозда эшли башлый һәм кияүгә чыгып, хәләл җефете - Таштимер абый белән 6 бала үстерәләр.

Тормыш сукмакларында ачысына да, төчесенә дә очрыйлар. 2010 елда Нәфилә исемле кызлары вафат була, 1993 елда Таштимер абый да үлеп китә. Яңарак тагын бер хәсрәт - январь аенда гына 60 яшьлек Гали исемле уллары үлеп китте.

Зията апа моннан 15-20 еллар элек, башка авылларда мәчетләр төзелү, мәчетләр ачылу тантаналарын ишетеп, үз авылында да Аллаһ йорты калкып чыксын иде дип, бик кайгырып йөрде. Ай саен диярлек, үзенең пенсия акчасыннан мәчет төзүгә өлеш чыгарып торды. Шулай ук мәчет ачылгач та, авылдагы яңа мәчет бинасында дини чаралар - Корбан бәйрәме, Рамазан аенда авыз ачу, бәйрәм ашлары уздырырга зур теләк белән, бик актив катнашып торды.

Зията апаны якынлашкан туган көне белән тәбрикләп, аңа дөнья тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, үстергән балаларының, оныкларының рәхәтен күреп, ике дөньяның да рәхмәтендә яшәргә насыйп булсын дип телисе килә.

«(Аллаһы Тәгаләнең бөтен хөкемнәренә буйсынып) Исламга кергән ирләр һәм Исламга кергән хатыннар, (ышанырга тиешле мәсьәләләрнең барысына да) иман китергән ирләр һәм иман китергән хатыннар, (әмерләрне тотып һәм тыюлардан тыелып) итагать иткән ирләр һәм итагать иткән хатыннар, (ниятләрдә, сүзләрдә һәм гамәлләрдә) тугры ирләр һәм тугры хатыннар, (тәкъдирләрендәге кыенлыкларга) сабыр иткән ирләр һәм (бөтен бәла-казаларга) сабыр иткән хатыннар, садакалар бирүче ирләр һәм хатыннар, ураза тоткан ирләр һәм ураза тоткан хатыннар, Аллаһны күп итеп зикер иткән  ирләр, һәм зикер иткән хатыннар, һичшиксез, Аллаһ болар өчен мәгъфирәт һәм (итагатьләре өчен) зур әҗер әзерләде».

Коръән тәфсире (33:35).

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836