#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирелде

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә якташыбыз, туганыбыз Фәрит Ермышевны искә алу кичәсендә булып кайттык. «Кайтам язларыма, кайтам сазларыма...» шигырьләр җыентыгы презентациясе аның нинди якты, яхшы, иҗади, киң күңелле кеше булганын күрсәтте. Шагыйрь турында якты хатирәләрен саклап, аның үзен, иҗатын хөрмәт иткән дуслары кичәгә җыелганнар иде.

Фәрит Нариман улы күпкырлы талантлы кеше иде. Ул Тубыл районы, Күкрәнде авылында туа. Хөрмәтле укытучылар гаиләсендә, бер-берләренә игелекле мөһитне күреп үскән, яхшы тәрбия алган шагыйрьнең шигырьләре дә моңлы, укучыларының күңел кылларын тибрәндереп татар телендә язылган. Аның искиткеч матур, тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләренә җирле композиторларыбыз Җәмилә Рәхимова, Тимергали Мирасов, Әмир Хәлидов көй язганнар. Аларның җырлары тамашачыларның игътибарын җәлеп итте, шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уятты. Мәктәп, укытучылар, балачак, Олы Кундан, Ләчек, Күкрәнде авыллары турында җырлар бик җылы һәм дулкынландыргыч яңгырады. Туган нигезгә, кече Ватаныбызга мәхәббәт белән тулы булган Фәрит Ермышевның иҗатына багышланган кичәдә Казан кунагы, профессор, шагыйрь Фәрит Яхин катнашты. Безнең җирле шагыйребез турында әйткән җылы сүзләре, бөек шагыйрьләребез белән чагыштыруы йөрәкләребезгә бәлзәм булды, горурлык хисләре уятты. Әлбәттә, шагыйрьнең шигырьләре татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рухи мирас үрнәге буларак, укыту программасына керәчәк.

Чараны оештыручыларга, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, ерак юлларны якын итеп бу кичәгә килүчеләргә, Фәрит Ермышевның барлык туганнарына, дусларына, шагыйрьнең шигырьләрен укып ишеттерүчеләргә рәхмәтлебез. Россия халыкларының мәдәниятен Фәрит Ермышев кебек кешеләр популярлаштырып, яшь буынга мирас итеп тапшыралар. Кичәдән илһам алып, сокланып, күңелләребез белән ял итеп кайттык.

Сәет ХИСМӘТУЛЛИН,
Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836