Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен һәм белем сыйфатын арттыру, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм укучыларына практик ярдәм күрсәтү максатларында 5-8 нче февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада уздырылды. Олимпиадага Россия Федерациясенең 22 субъектыннан килгән балалар өчен 6-7 нче февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбияты буенча язма тур һәм Гаилә елына багышланган нәфис сүз буенча бәйге уздырылды.
Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен әйдәп баручы Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карау оештырылды. Олимпиадада катнашучыларны озатып йөрүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дәреслекләр авторлары, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты галимнәре белән методик семинарлар әзерләнгән иде.
7 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданы ябу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамали, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Казан федераль университеты доценты Кадрия Фәткулова катнашты. Олимпиада җиңүчеләренә һәм Гран-при ияләренә Бөтендөнья татар конгрессының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашырга чакырылды.
Төмән өлкәсе делегациясе 19 укучыдан hәм 3 озата баручыдан торды.
7 укучы Гаилә елына багышланган “Нәфис сүз остасы” иҗади бәйгесендә җиңүче булып чыктылар: Гөлназ Балдина, 9 нчы сыйныф, Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе (укытучысы – Регина Халикова), Вероника Бикмуллина, 10 нчы сыйныф, Төмән шәhәренең 52 нче мәктәбе (укытучысы – Халидә Кирамова), Зарина Касмалина, 11 нче сыйныф, Төмән районы, Талымхан урта мәктәбе (укытучысы – Эльмира Садыкова), Алиса Бәширова, 10 нчы сыйныф, Вагай районы, Усак урта мәктәбе (укытучысы – Разилә Мергалеева), Эвелина Уразова, 8 нче сыйныф, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбе (укытучысы – Фәнүсә Нигъмәтуллина), Мәликә Маметова, 10 нчы сыйныф, Альбина Барсукова, 9 нчы сыйныф, Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбе (укытучылары – Гөлшат Турышева).
12 укучы төбәкара олимпиаданың призерлары исеменә лаек булдылар: Азалия Мамаева, 8 нче сыйныф, Вагай районы, Казанлы урта мәктәбе (укытучысы - Фәнүсә Нигматуллина), Элиза Ниязова, 10 нчы сыйныф, Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе (укытучысы – Гүзәл Гайсина), Алина Уразова, 10 нчы сыйныф, Вагай районы, Карагай урта мәктәбе (укытучысы – Альбина Урамаева), Рузалина Баширова, 11 нче сыйныф, Вагай районы Усак урта мәктәбе (укытучысы – Виктория Абушева), Аделия Әминова, 8 нче сыйныф, Аделина Шәрипова, 9 нчы сыйныф, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе (укытучысы – Гүзәлия Муллачанова), Ләйсән Айзатуллина, 9 нчы сыйныф, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман мәктәбе (укытучысы – Лариса Гафурова), Әдилә Касыймова, 9 нчы сыйныф, Төмән шәhәренең 52 нче мәктәбе (укытучысы – Халидә Кирамова), Ләйлә Нагипова, 11 нче сыйныф, Анжела Ишбулаева, 8 нче сыйныф, Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбе (укытучысы - Гөлшат Турышева), Азалия Корманалиева, 11 нче сыйныф, Тубыл шәhәренең 15 нче мәктәбе (укытучысы – Банисә Ниязова), Юлия Сагидуллина, 11 нче сыйныф, Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе (укытучысы – Венера Ибукова).
Барлык укучылар тырышлыкларын күрсәтеп Төмән өлкәсе данын яхшы якладылар. Төбәкара олимпиада оештырган барлык белгечләргә, Татарстан Республикасы фән hәм мәгариф министрлыгына, Төмән өлкәсе мәгариф департаментына, “Яңа буын” оешмасына, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишинага, әзерләгән укытучыларга, гел элемтәдә торган ата-аналарга зур рәхмәтемне белдерәм.
Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укытучысы.