Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Январь аенда Карагай җирлегенең Ишаир авылында яшәүче Кашаповлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын – Тимер туйларын билгеләп үттеләр. Халык арасында тимер дип атау юкка түгел, мондый туйга кадәр бик аз кеше яши, әмма ныгытма ышанычлы инде бу елларда. Ризван Әбделкаюм улы һәм Гөлфара Шиһап кызының 13 баласы, 25 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. Бу истәлекле көнне Кашаповлар гаиләсе үз балалары, оныклары, оныкчыклары һәм туганнары арасында билгеләп үтте.
Ә 1957 елда аларның затлы туйлары булмаган дип сөйли Гөлфара Кашапова үзе:
- Ул мине кыш көне күрше Көмешле авылыннан ат өстендә алып килде, иртән мин инде хуҗалык эшенә җигелдем һәм әле дә эшсез утырмыйм. Балалар үсеп, үз гаиләләрен булдырдылар, төньякта, Тубылда яшиләр. Без беркайчан да ялгыз калмыйбыз, улларыбыз еш килә, печән, утын әзерләүдә дә, йортны ремонтлауда да ярдәм итәләр.
Балалары тормышта үз юлларын тапканнар, Кашаповлар аларда хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык тәрбияләгәннәр. Әле үзләре дә ярдәмче хуҗалыкларын тоталар: атлар, сыер, бозау, сарыклар, тавыклары бар. Гөлфара апа һаман да сыер сава, сөтен аерып куя, май ясый, икмәкне дә үзе пешерә. Ризван абый терлекләрне карый. Әле оста балыкчы да - авылда кеше уяна гына башлый, ә ул инде күлдә.
Ә безнең оста куллы Гөлфара апабыз үзе өчен киемнәр дә тегә, челтәрләп бәйли, аның бөтен урын-җире үз куллары белән тегелгән һәм мендәрләр, юрганнар үз куллары белән эшләнгән.
Тырыш авылдашларыбыз Ризван Әбделкаюм улына - 87, Гөлфара Шиһап кызына 86 яшь, икесе дә күпьеллык хезмәтләре өчен грамоталар, медальләр белән бүләкләнгәннәр, икесе дә «Хезмәт ветеран»нары.
9 февральдә безнең район ЗАГСында үзләренең Тимер туйларын туганнары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.
Ниязбигә ТУШАКОВА,
Вагай районы, Ишаир авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).