#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Уенлы-җырлы «Аулак өй» бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршында оештырылган «Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге» 28 нче январь көнне өлкә автономия офисына килгән кунакларга «Аулак өй» бәйрәм-тамашасын тәкъдим итте. Яшьләребезнең башлаган эшләрен хуплап, аларны алга таба дәртләндереп кичәгә автономия җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина, «Дуслык» татар җыры халык хоры концертмейстеры һәм сәнгать җитәкчесе Әсмабикә Мирхәйдәрова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант, композитор Ислам Сафин, «Саз» ансамбле җитәкчесе, оста фольклорчы Екатерина Әхмәтҗанова һәм өлкә татар автономиясе каршында оештырылган «Уңган хатын-кызлар» клубы вәкилләре килделәр. Чара актив егет-кызларыбызны илһамландырып, заманча актуаль уй-фикерләре белән бүлешеп, тәҗрибәле канат астына алган Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге рәисе Сәит Тусмөхәммәтовның сәламләү сүзләреннән башланды.

Халкыбызның күркәм йоласы «Аулак өй» турында залда утыручыларга Түбән Тәүде районыннан килгән оста фольклорчыбыз Екатерина Әхмәтҗанова тәфсилләп, бик кызыклы итеп сөйләп күрсәтте. Тамашачылар остаз апаны кызыксынып тыңлап утырдылар, хәтта үзләре өчен күп мәгълүматлар да алдылар. Күп тә үтми моңлы курай, үзенчәлекле кубыз тавышларын көйләтеп «Аулак өй»гә башкорт җырчылары белән җитәкчеләре Мәүлидә апа Хәйруллина-Халикова килеп керделәр. Алар белән күңелләргә сандугачтай җыр-моң кунды, күпләр җырчыларга кушылышып, рәхәтләнеп җырлап та утырдылар. Бәйрәмдә, гадәт буенча, оста гармунчы да булырга тиеш. Бу рольне үзенә 35 ел буе «Дуслык» ансамбленең аккомпаниаторы буларак, Әсмабикә апа Мирхәйдәрова алды. Ул гармунда халыкка татар җыр-бию көйләрен башкарды. Залдагылар барысы да бик канәгать булып тыңладылар. Сүз осталары – Денис Кадыров һәм Рузанна Ибраһимова матур итеп татарча шигырьләр сөйләделәр.

6-03

Ниһаять, кичә тоткасы Ислам абый Сафинга сүз бирелде. Китте тамаша! Ул үзенә генә хас осталык белән кичәгә килгән кунакларны инде ярым онытылып барган татар халык уеннарына катнаштыра башлады. Бик күңелле итеп, шаян-көлке аралаш «Яр-су», «Көтүче» һ.б. кызыклы уеннар башкарылды. Екатерина апа шулай ук халкыбызның борынгы җырлы-биюле уеннарын искә төшереп, уйный-җырлый, гүя тамашачыларны борынгы ата-бабаларыбыз заманына илтте. Ул да булмады, Ислам абый гармунын алып сызгыртып көй башлауга, биючеләр бер-бер артлы татарча төйдереп бии башладылар. Кыска гына аралыкта Ислам Сафин татарча биюдән мастер-класс та үткәреп өлгерде. Кичә кунаклары бәйрәмдәге уеннарда үзләрен актив һәм иркен тоттылар, таныша-аралаша үз-үзләрен тиешенчә күрсәтә белделәр.

Шундый күңелле «Аулак өй» тамашасын ике телдә дә әңгәмә (сөйләшү) формасында әйбәт кенә алып баручы яшьләребез Һәдия Хөрмәтуллина һәм Салават Сәитов тамашачыларга төрле табышмаклар әйттеләр, ә зирәкләр һәм тапкырлар тәмле призларга лаек булдылар.

Килгән кунаклардан калышмаска теләгәндәй, кичәне алып баручылар да үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырыштылар: Салават кулына гармунын алып бию көен уйный башлагач, Һәдия бик оста итеп төйдереп биеп халыкның кәефен алды. «Әйдәгез, инде бергәләшеп җырлап алыйк!» - дигән мөрәҗәгате белән Салават тамашачыларны җырлый-җырлый «Су буе»на да алып барып кайтты.

Шулай уйный-җырлый, туган телдә аралаша-сөйләшә «Аулак өй» кунаклары тәмле милли ризыклар белән тулган өстәл артына утырып, кайнар чәйләр эчеп, сый-хөрмәт күрделәр. Бер-берсен белмәгән кешеләр чәй өстәле артында таныштылар. Күңелгә бик ошаган, үзенчәлекле кәеф тудырган һәм барлык килүчеләрне берләштереп, туганлаштырган тамаша турында сөйләштеләр. Күркәм генә үтеп бара торган чара ахырына якынлашты. Кунаклар: «Аулак өе» менә шундый була!» - дип теләр-теләмәс кенә, әмма күтәренке кәефтә, катнашучыларга, оештыручыларга күп рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар.

Бүгенге бәйрәм бик әһәмиятле чара булды. Милләтебезнең матур традицияләре эстетик тәрбия бирүдә зур урын тота. Яшьләребез онытылып барган гореф-гадәтләребез турында күп мәгълүмат алдылар, аларның дөньяга, үзләрен чолгап алган чынбарлыкка карата карашларын үзгәртүдә әһәмиятле булды.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836