Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәтер һәм традицияләрне хөрмәт итү

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитетында уку вакытында өч «Батырлык» ордены кавалеры, очучы-штурмчы, «Геройлар вакыты» президент программасы финалисты Виктор Квасов Төмән өлкәсенең традицион дини конфессияләре: православие һәм ислам вәкилләре белән танышты.

Беренче объект - Рус Православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Тубыл-Төмән епархиясе рухи-агарту үзәге булды.

6-21

Төмән шәһәренең иң борынгы православие храмнарының берсендә — Изге Троица соборында һәм Изге Троица ирләр монастыренең Петр һәм Павел чиркәвендә Викторга экскурсия уздырдылар. Кунакка монастырь тарихы һәм аны оештыручы - митрополит Филофей Лещинский турында сөйләделәр.

Аннары танышу Төмән шәһәренең Знаменский кафедраль соборында дәвам итте.

Соңыннан Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте офисында Зиннәт хәзрәт Садыйков белән эшлекле очрашу булды. Биредә Төмән өлкәсе мөселман дини оешмалары эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Виктор Квасов Ямбайдагы Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчеттә һәм авыл музеенда да кунакта булган.

Виктор Квасов Төмән өлкәсенең Казанский районында туган. Очучы булу хыялы аны Краснодар югары хәрби авиация училищесына алып килә, 2019 елда ул укуын тәмамлый. Ә өч елдан соң махсус операция башлана.

Викторның орденнарының берсе легендар Гостомель операциясендә катнашканы өчен тапшырылган. 400дән артык хәрби очышының һәрберсе артында сугышчан бурыч тора, аны үтәү — барыннан да өстен.

Герой Ямбай музееның мактаулы кунаклар китабында: «Бай тарих, лаеклы кешеләр, бөек казанышлар. Болар барысы да монда. Хәтерне һәм традицияләрне һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез. Виктор Квасов»,- диеп язып калдырган.

Ләйлә МАДЬЯРОВА
Рәсемдә: музейда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836