Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хезмәттә чыныккан буын вәкиле

последние и лучшие новости искусства в мире

Ямбай авылында яшәүче Әбзүния Гыйльманованы 100 яшьлек юбилее белән котларга балалары, 10 оныгы, 9 оныкчыгы, 3 оныкларының балалары үзләренең зур һәм дус гаиләләре белән килеп, матур теләкләрен, бүләкләрен җиткерделәр.

6-40

Бүгенге көндә әби үзенең кызы Айсылу Гареева тәрбиясендә яши. Тәрбиясендә яши дигән сүз Әбзүния Сафиулла кызына бер дә килешми дә, чөнки ул, олы яшьтә булуга карамастан, үзенең мөлаемлылыгын, тормышка оптимистик карашын, зиһенен югалтмаган. Кирәккәндә кызына акыллы киңәшләрен биреп, шатлык-борчуларын уртаклашып, кайбер өй эшләрен башкарырга да ярдәм итә. «Әнием беркайчан да тик утырмый. Йокыдан уяну белән зарядка ясап ала, чәчен тарый, киенә, яулыгын матур итеп бәйли, урынын җыя, юына. Хәтта авырып киткән чакта да урында ятып тормый, миңа урынын җыйдыра. Аннары аяк-кулларын язып, бүлмәләр буйлап йөреп ала, дөнья яңалыклары белән дә таныша, телефоннан туганнар белән сөйләшә. Паспорт буенча әниебезнең 100 яше киләсе елга тула. Йортлары янып, яңа паспорт алганда, туган елын ялгыш язганнар. Әнием бик яхшы күңелле кеше, хәзер дә аны һәркем хөрмәт итә. Яшь чагында әниебез бик матур җырлаган, оста биегән, балалайкада сыздырып уйнаган. Туй-мәҗлесләрнең берсе дә аның катнашынсыз узмаган. Кешенең күңелен ачучы гына түгел, ул әле авылдашларының үтенечләре белән, бәйрәмнәрдә тәмле күмәчләр, мамык кебек күпереп торган икмәк тә пешереп биргән. Әниебезне барыбыз да яратабыз, аңа ныклы сәламәтлек һәм безне шатландырып озак яшәвен телибез», - дип сөйләде Айсылу Мингалим кызы.

Әбзүния Сафиулла кызы хезмәт һәм тыл ветераны, 1925 елның 10 февралендә Яркәү районы, Аккүл авылында Нәсимә һәм Сафиулла Хәбибуллиннар гаиләсендә туа. Бу авылга әти-әнисе берничә гаилә белән Татарстанның Чистай районы, 300 ел тарихы булган Түбән Каменка авылыннан килеп урнашкан булалар. Гаиләдә апалары Вәсилә, Закирә, Зәйнәп һәм олы абыйсы - Минзәки булалар. Әбзүния Сафиулла кызының балачагы күмәкләштерү чорына туры килә. Шул елларда печән ташыганда атлары елгага бата, бераздан бар гаиләне ашатып торган сыерлары үлеп китә. Шул сәбәпле, гаиләләренә колхозга керергә мөмкинлек булмый. Яшәү шартлары авыр булганга, әтиләре гаиләсен ачлыктан саклап калыр өчен, җәяүләп Омск өлкәсендәге Мясники авылына юл тотарга карар кыла. Төрле авырлыклар кичереп килеп җиткәч, өлкән балалары эшкә урнашалар, ә әтиләренә яңадан авылга кайтып, документлар алып килергә туры килә. Әмма юлда ул салкын тидерә һәм озакламый каты чирләп, үлеп тә китә. Гаиләнең кәфенлеккә тукымалары булмагач, әтиләрен газетага төреп күмәләр. Зурлар эшлиләр, ә Әбзүния апа мәктәптә укый. Бераз тормышлары җиңеләйгәч, алар Аккүлгә кайтырга булалар. Бирегә кайткач, 3 сыйныфны тәмамлаган кызга укуын дәвам итәргә насыйп булмый. Ул өй эшләрен башкара, апаларына фермада булыша. Аңа 16 яшь булганда Ватан сугышы башлана. Минзәки абыйсы фронтка китә, озакламый һәлак булган хәбәре килә. Бу вакытта Әбзүния Сафиулла кызы колхозда эшләп йөри. Аны Покровское авылында трактор йөртүче курсларына укырга җибәрәләр. Биредә бары хатын-кызлар гына була. Башта кайберәүләр трактор янына барырга да куркып торалар, ә инде тракторны стартердан озын бау белән тартып эшләтүгә, төрлесе төрле якка йөгереп качалар. Әмма тормыш булгач, барсына да өйрәтә, укып кайткач, аларга ир-атларны алыштырып, тракторда җир сөреп, тырмалап аш чәчәргә, урырга да туры килә. Ә кышын урман әзерләү эшендә булалар. Нәкъ шунда ул балта белән аяк бармагын чабып куя. Ярый әле Яркәү хастаханәсендә тәҗрибәле хирург бармагын урынына утыртып, тегеп куя. Сугыштан соң фермада сыер савучы, бозаулар караучы булып эшли, казлар карый. Бозаулары көтүдә булганда, печән чаба. 13 тонна колхозга һәм үзләренең хайваннарына да азык әзерләргә кирәк була. 1949 елда ул сугыштан контузияләнеп кайткан Мингалим Гыйльмановка кияүгә чыга. Алар 6 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаталар. 1967 елда Гыйльмановлар гаиләсенә олы кайгы килә, көтмәгәндә ут чыгып йортлары, хәтта абзардагы хайваннары да янып китә. Яңадан аякка басарга колхоз зур ярдәм күрсәтә, йорт, сыер һәм акча белән дә булыша. 1970 елда гаиләләре Ханты-Манси районындагы Базьяны авылына күченә, биредә Әбзүния Сафиулла кызы фермада сыер сава. Берничә мәртәбә авыл советы депутаты булып сайлана. Лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайтырга булалар. Дубровное авылында йорт сатып алалар. Ләкин ул өйдә эшсез утырырга теләмичә, совхоз фермасына сыер савучы булып эшкә керә.

Әбзүния Сафиулла кызы «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән шулай ук II һәм I дәрәҗәдәге «Ана даны» медальләре белән бүләкләнә. «Әниемнең тормышны сөюенә, хәрәкәттә – бәрәкәт дип яшәвенә бик сөенәбез һәм таң калабыз. 100 яшь аның хәтеренә зыян китермәгән диярлек. Ул бүген дә татар һәм рус телләрендә күренекле шагыйрьләрнең әсәрләрен яттан сөйләп бирә. Ачык күңелле, кешегә бары яхшылык кына теләүче, ярдәмчеллеге, хезмәт сөйгәне, барлык авырлыкларны җиңеп, сынмаган, сыгылмаганы өчен Аллаһы Тәгалә ана сәламәтлек, аек акыл, озын гомер, уңайлы тормыш, тыныч картлык бүләк иткәндер», - дип әйтә Айсылу Мингалим кызы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836