Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучы исемен горур йөртә

последние и лучшие новости искусства в мире

Чугунаево мәктәбендә 37 ел буена биология һәм химия дәресләрен укытучы Мәгдания Бәхтиеваның гомуми хезмәт стажы 42 елга якын. Күптән түгел физика дәресләрен дә укыта башлады. Моннан башка ул 10 һәм 11 сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре дә. Өстәвенә мәктәп яны участогы – 15 сутый җир дә биология укытучысы карамагында. Биредә укучылар белән яшелчә культуралары, бәрәңге үстерәләр. Уңыш һәрвакыт күп була, мәктәп ашханәсеннән арткан яшелчәләрне кешеләргә дә тараталар.

6-41

- Тиздән яз да җитә, үсентеләр китәчәген балалар белеп, көтеп торалар. Алар өчен график төзим, яз, җәй буе мәктәп яны участогында бергә эшлибез. Быел участокның яртысына солы чәчәбез, чөнки җиргә ял итәргә кирәк. Мин бит әле мәктәп урманчылыгы белән дә җитәкчелек итәм. Без балалар командасы белән региональ җыеннарда еш катнашабыз, безне берничә көнгә өлкә лагерьлары базасында җыялар: биредә оештыручылардан экологик сынаулар узабыз, туган ягыбызның табигате белән якыннан танышабыз, - дип сөйли үзенең эшен яратып башкаручы Мәгдания Шәймөхәммәт кызы.

Сыйныф җитәкчесе буларак, ул укучыларын 5 нче сыйныфтан җитәкли, һәркемен аналарча ярата, аларны иң иҗади, актив, сәләтле балалар дип саный. Укучылары белән даими рәвештә «Иң җырлаучы мәктәп» район конкурсында катнашалар, «Юннат» Бөтенроссия конкурсының муниципаль һәм төбәк этапларында уңышлы чыгыш ясыйлар, «Прокопьев укулары» район фәнни-гамәли конференциясендә катнашалар. Баланы мондый бәйге-ярышларга яки чарага әзерләүнең нинди авыр хезмәт икәнен, күпме вакыт алганын бары педагоглар гына аңлыйлар. Ә бит укытучының тавык чүпләп бетермәслек өй хезмәте, гаиләсенә, сәламәтлегенә, өс-кыяфәтенә игътибар бирергә дә вакыт кирәк. Дәрескә әзерләнеп, ата-аналар белән аралашып, дөнья яңалыкларын тыңлап, матур әдәбият укып өлгерәсе дә бар әле.

Мәгдания Бәхтиева Түбән Тәүде районының Эске авылында 12 балалы Сания белән Шәймөхәммәт Мусиннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әниләре йорт хуҗалыгы алып бара, ә әтиләре «Велижанский» совхозында алдынгы тракторчы була. Фидакарь хезмәте өчен ул күптөрле кыйммәтле бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, ә Сания Сибгать кызы «Герой Ана» орденына лаек була. Зур гаиләдә балаларын алар кечкенәдән үк авыл хезмәтенә өйрәтеп, кешегә карата хөрмәт тәрбияләп үстерәләр. Мәгдания Шәймөхәммәт кызы 1982 елда Чугунаево урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Олы Заморозовка мәктәп-интернатында тәрбияче булып эшли. Аннары Төмән медицина училищесына укырга кереп, кулына диплам алганнан соң, Төмән дәүләт университетының биология факультетына көндезге бүлегенә укырга керә. Тиздән Югары Тәүде авылы егете Рәис Чинатдин улы белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Мәгдания Шәймөхәммәт кызы укуын тәмамлагач, 1988 елда алар Чугунаево авылына кайтып төпләнәләр. Яшь белгеч язмышын туган мәктәбе белән бәйли. Тиздән дөньяга кызлары Юлия белән уллары Равис туа. Бүгенге көндә әби белән бабайны сөендереп 4 оныклары үсә. Юлия Көнбатыш Себер көллиятенең юридик факультетын тәмамлаганнан соң, эчке эшләр органнарына эшкә керә. Бүген ул полиция майоры гына түгел, дүрт гүзәл кызның бәхетле әнисе дә. Равис машина төзелеше техникумын тәмамлаган. Армия хезмәтеннән соң, 2013 елдан «Нефтемаш» заводында инженер булып эшли. Балалары кадерле әти-әниләренә еш кайтып, хуҗалыкта, яңа йорт төзү эшләрендә булышып китәләр. Ә оныклары инде мәктәпкә укырга кергәч, әби белән бабай сагынуларын басар өчен, үзләре тизрәк шәһәргә юл тоталар.

Күптән түгел Мәгдания Шәймөхәммәт кызы матур юбилее уңаеннан якыннары, коллегалары, укучылары, авылдашларыннан изге теләкләр белән бергә рәхмәт сүзләре, бүләкләр кабул итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836