Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Дога - гыйбадәтнең асылы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу - дөнья сынау урыны. Дөньяда яшәгәндә кеше төрле сынаулар аша үтә. Күп кенә очракта ул канәгатьсез дә була. Шул сәбәптән, аның күңелендә тынычсызлык, кайгы урнаша. Кайберәүләр бөтенләй төшенкелеккә биреләләр һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгатъ итми башлыйлар. Кайберәүләр күп дога кылдым, догаларым кабул булмады, дип Аллаһка шикаять кыла башлыйлар. Бу очракта үзебезнең бабаларыбызның халәтенә карасак, аларның хәле күпкә яхшырак булуын аңлыйбыз. Әлбәттә, безнең бүгенге көндәге тәкъвалы остазларыбызның да догалары кабул була. Без исә ни өчен догаларыбыз җавапсыз кала дип аптырыйбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, догаларыбызның җавапсыз калуына нинди халәтләр һәм киртәләр комачаулавын билгеләргә кирәк.

Дога - ул кешенең ихтыяҗы. Дога сәбәпле безнең теләкләребез тормышка аша. Шулай ук дога аша без Аллаһка якынаябыз. Мәгънәле дога Гарешне селкетә. Дога кылучы, һичшиксез, догасының әһәмиятен һәм догасының кабул булу шартларын белергә тиеш.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен». Әмма Миңа гыйбәдәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр» (40:60).

Бу аятьтә иманлы бәндәләргә дога кылу ләзем булуы турында әйтелә. Шулай ук монда галәмнәр Раббысының догаларны кабул итүе турындагы шатлыклы хәбәр дә бар. Һәм моның белән бергә дога кылмаучы бәндәләрдән Аллаһы Тәгаләнең кәнагатьсезлеге турында да әйтелә.

Аллаһы Тәгалә исә Үзеннән үтенүләрен, дога кылуны ярата, Аңардан сорамаучыларны сөйми. Аллаһы Тәгалә белән булган мөгамәлә бөтенләй киресенчә. Әгәр кеше Аллаһтан беренче тапкыр сораса, аның үтенече үтәлә. Икенче, өченче тапкыр сораса да Аллаһы Тәгалә аның теләген үти. Кеше күпме генә Аллаһы Тәгаләдән сораса да, Аллаһы аның үтенечләрен жавапсыз калдырмый. Чынлыкта исә, Аллаһы Тәгаләгә еш мөрәҗәгатъ итүче Аллаһның дустына әйләнә. Әгәр Аллаһы Тәгаләдән беркем дә сорамаса, шулай ук тәүбә итеп Аңардан гафу үтенмәсә, ничек итеп без Аның рәхмәтен тояр идек соң?

Хәдистә әйтелә: «Аллаһы Тәгаләнең бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк». Әгәр кеше нәрсә дә булса сорап кулларын догага күтәрсә, Ул аны буш кул белән җибәрергә ояла.

1. Доганы ихлас күңелдән кылу.

2. Доганың һичшиксез кабул булачагына ышану. Дога кылганда: «Әй Аллаһым, мине гафу ит», дип әйтергә кирәк.

3. Бары тик яхшылыкка өметләнү. Аллаһы Тәгаләнең доганы җавапсыз калдырмаячагына өметләнү. Ибраһим пәйгамбәр (г.с.) бу хакта болай дигән: «Раббымның минем догамны жавапсыз калдырмавына өметләнәм».

Коръән Кәримдә әйтелә: «Дөреслектә Раббым догаларны ишетүче». Һичшиксез Аллаһы Тәгалә догаларны ишетә, кызганычка каршы кешеләрнең йөрәкләре сизми. Алар, хәтта, сорамыйлар да.

Әгәр бәндә Аллаһның кануннары буенча яшәсә, аның догасы һичшиксез кабул була. Кызганычка каршы, без үзебез догаларыбызның җавапсыз калуына сәбәпче. Безнең гөнаһларыбыз ишектәге йозаклар кебек, догабызның кабул булмавына киртә булып торалар.

Аллаһы Тәгалә күңелләребездәге кайгыларны юк итеп, йөрәкләрне итагатьлелек һәм канәгатьлек белән тулыландырсын һәм безне Үзенең якын дуслары белән берләштерсен.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836