Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Россия халыкларының бердәмлеге елы» башланды. Тубыл шәһәрендә төрле милләт кешеләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, күпмилләтле илебез өчен горурлык хисләре тәрбияләү максаты белән мәктәпләрдә дәресләр, балалар бакчаларында мавыктыргыч, күңелле чаралар үткәрелә. Шәһәрнең 14 нче урта мәктәп структура бүлекчәсе балалар бакчасының «Речецветик» балалар төркемендә көн саен танып белү һәм мавыктыргыч дәресләр, күңелле сәгатьләр үткәрү традициягә керде.
Балалар төркемендә эшләүче педагог-остаз, югары категорияле Айгөл Мирзаянова узган «Дуслар түгәрәгендә» дип аталган чара турында: «Балалар арасында иң яратып уйнала торган хәрәкәтле, музыкаль халык уеннары, биюләр бар. Без аларны көн дә үткәрелә торган дәресләрдә дә оештырабыз. Оештырылган чараларда безнең «Родничок»тагы кече балалар төркеме, 2 нче сыйныф укучысы Агния Тарабрина (ул да бездә тәрбияләнгән иде) катнаштылар. Балалар кызыксынып милли костюмнар күргәзмәсен, матрешкалар, милли киемнәрдә курчаклар, уен коралларын карадылар. Һәркайсы яратып түгәрәк уенда үзләрен күрсәттеләр.

«Речецветик» балалары «Параня» рус халык биюен башкардылар. (Биючеләр Россия күләмендә узган «Град-Триуф-2025» бәйгесендә икенче урынга Лауреат дипломы белән бүләкләнәләр). Тагын да балалар татар халкының хәрәкәтле музыкаль “Түбәтәй” уенын яратып карадылар, теләп уйнадылар. Монда төрле милләт халкының көйләре белән таныштылар, рус, татар халкының милли киемнәрен, уен коралларын күрделәр. Бу балалар бер-берләренең мәдәниятенә үскәч тә хөрмәт белән карарлар. Халыклар бердәмлеге елында күп милләтле илебездә, безнең шәһәрдә дә яшь буын дуслык, иминлек, халык бердәмлеге нәрсә икәнлеген белеп үсүләре бик әһәмиятле. Дуслык, тынычлык турында җырлар, шигырьләр дә күп. Ел дәвамында кызыклы, мавыктыргыч, эчтәлекле чаралар әле булыр», - дип сөйләде.

Кызыклы дәресләр, әһәмиятле чаралар оештыручы тәрбиячеләр Айгөл Мирзаянова, Асия Маняпова балаларның, ата-аналарның киңәшчеләре, ярдәмчеләре дә. Бу төркемнәрдә рус, татар милләт балалары тәрбия, белем алалар. Балалар бакчасында тәрбия, өстәмә белем бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Тәрбиячеләр балаларны кече яшьләреннән рус һәм татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, көйләре, уеннары белән таныштыралар.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәм алдыннан.