Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бүген 75 яшьлек юбилеен каршы алган техник фәннәр кандидаты, доцент Тимергалей Апасов Кордон поселогында туган. Ата-анасы татарларга якынрак булыр өчен, Аромаш районының Яңавылына күченәләр. Армиядән соң, Төмән индустриаль институтына укырга керә. Дипломлы белгеч, 1976 елда Түбән Варта шәһәрендә хезмәт юлын башлый. 2010 елда - 34 елдан соң Түбән Варта нефть-газ чыгару предприятиесеннән пенсиягә чыга. Тынгысыз Тимергалей Кәбир улы тагын бер ел «Югсон-Сервис» оешмасында (Төмән шәһәре) баш геолог булып эшли.
Нефть һәм газ чыгару идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча 5 разрядлы оператор вазифасын тапшыралар аңа. Алга таба - нефть һәм газ чыгару буенча мастер, өлкән инженер, нефть һәм газ табу цехы начальнигы урынбасары, өлкән технолог, фәнни-тикшеренү эшләре цехының нефть чыгару технологиясе буенча лаборатория башлыгы, алып баручы геолог, Хохряковск группасы ятмаларының нефть промыселы геологиясе буенча начальник урынбасары.

Предприятиедә эшләгәндә параллель рәвештә авыр чыгарыла торган юра эшләнмәләре системасын анализлау, камилләштерү, интенсификацияләүнең яңа ысулларын кертү һәм чыганакларның Хохряковск төркемендә нефть бирүне күтәрүне өйрәнә. Җитештерү буенча 50дән артык рационализаторлык тәкъдимнәре бирә, Түбән Варта чыганагында рәсми рәвештә аларның 14е һәм 8 уйлап табуы эштә кулланылган. Предприятиедә механикалаштырылган нефть, газлифт, үзәктән куу электр насослары (ЭЦН), шулай ук штангалы тирән насосларны (ШГН) гамәлгә кертүчеләрнең берсе булып тора. Параллель рәвештә «ТүбәнВартанефтегаз», «ТНК-ВР» оешмалары өчен инженер-техник хезмәткәрләрне һәм операторларны укыту белән шөгыльләнә. АКШ чыганакларында квалификациясен күтәрә.
Тимергалей Апасовның 3 дистә елдан артык хезмәтенең нәтиҗәләре лаеклы бүләкләнә. Нефть һәм газ чыгару идарәсендәге эшчәнлеге өчен «Самотлорның мактаулы нефтьчесе» исемен ала. Тагын да «Предприятиеләрнең иң яхшы рационализаторы», идарәнең алдынгы ветераны, хезмәт ветераны кебек дәрәҗәләргә ирешә ул. Күпсанлы Мактау грамоталары, бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. «Мактаулы нефтьче» исеме һәм медале дә бар Тимергалей Кәбир улының. Төмән өлкәсенең ел саен үткәрелә торган «Ел инженеры» тармакара конкурсында «Нефть һәм газ сәнәгате» өлкәсенең профессиональ инженеры таныклыгын ала.
Тимергалей Апасов фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Техник фәннәр кандидаты 2007 елдан Төмән дәүләт нефть һәм газ университетында укыта башлый. Ел саен докладлар белән чыгыш ясый. Бүгенге көндә 67 фәнни мәкаләсе, уйлап табуга 14 патенты бар. 30 скважинада тәҗрибә үткәргәндә өстәмә 24 мең тонна нефть алынган. Аның катнашында бакалавр, магистрлар өчен практик эшләргә 3 методик күрсәтмә, бер укыту дәреслеге, бер монография төзелгән.
Тормыш иптәше Равия белән танышып, 1978 елда кавышалар. Кыз-егетләре зурлар инде, 6 оныклары бар. Егетләр әтиләре юлын сайлыйлар, төзелгән укыту әсбабында да авторлар исемлегендә аларның да исемнәрен күрергә була.
Өлкәбезнең нефть тармагын үстерүдә Апасовлар күп эшләр башкарганнар, алар уйлап тапкан яңалыклар, фәнни ачышлар зур әһәмияткә ия.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Апасовлар.