Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән муниципаль округының Ушаково урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 4 нче сыйныф укучылары арасында мәктәп олимпиадасының муниципаль этабы узды. Катнашучылар алты юнәлеш буенча көч сынаштылар: рус теле, әдәби уку, математика, тирә-юньдәге дөнья, татар теле һәм әдәбияты, физик культура.
Чараның максаты сәләтле балаларны ачыклау өчен уңайлы шартлар тудырудан, интеллектуаль сәләтләрне үстерүгә ярдәм итүдән һәм мәктәп фәннәрен өйрәнүгә мотивацияне арттырудан гыйбәрәт иде.
Туган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Акъяр, Каскара, Индрәй hәм Шыкча мәктәпләре укучылары актив ярыштылар. Балалар лексикология буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр, морфология буенча биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Шулай ук укучыларның тәрҗемә белеме өлкәсендә дә баллары яхшы булып чыкты. Аеруча куанычлы хисләр: апрель аенда 140 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турындагы биремне барлык укучылар диярлек уңышлы үтәделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче урынны - Илнар Вәлишин (Индрәй урта мәктәбе), 2 нче урынны Амелия Тимергалиева (Индрәй урта мәктәбе) яуладылар. Ә «Җиңүче» исеме Шыкча уртамәктәбе укучысы Алина Тилмөхәмәтовага бирелде.
Туган тел һәм туган әдәбият серләрен ачучы укытучы апаларыбызга – Инга Ахсановага (Шыкча) һәм Халидә Динмөхәммәтовага (Индрәй) тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Балаларына туган мәдәният, гореф-гадәтләр һәм туган телнең чиксез дөньясын ачучы ата-аналарга чиксез рәхмәтлебез. “Туган тел — ул халыкның җаны”, дип әйткән бит халык.
Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән округы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.
Рәсемдә: Рузилә Исмәгыйлова җиңүчеләр белән.