Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Январь аеның салкын көннәрендә Тубыл округында «Махсус хәрби операциянең көмеш волонтерлары» төркеменең активистлары сугышчыларның әниләрен тәмле өй ризыгы белән сөендерү өчен зур өстәл артына җыелып пилмән ясарга керештеләр.
Элек-электән Себер җирендә мондый кырыс салкын көннәрдә хуҗабикәләр күп итеп пилмән ясаганнар. Тактага матур итеп тезелгән пилмәннәрне салкын урамга чыгарып туңдырганнар. Бу тәмле ризык белән хуҗабикәләр, гадәттә, хөрмәтле яки көтмәгәндә килеп кергән кунакларны сыйлаганнар. Пилмән камырын кайбер авылларда түгәрәк формада әзерлиләр. Ә сазъяк арты авылларында хатын-кызлар шакмак итеп кисәләр. Камырга эчлекне салгач, формалаштырганда, тизрәк пешсен өчен, пилмәннең уртасында кечкенә генә тишек калдырыла.
Шул көнне «МХО көмеш волонтерлары» төркеменең хатын-кызлары пилмәннәрне Ворогушино авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә - Миңнурий Марганова, Вера Жильцовага, шулай ук Сабанак авылында яшәүче Лениза Колмәмәтьева, Юршак авылындагы Рауза Галиуллинага тапшырдылар.

«Без волонтерлар - теләсә нинди кызыклы тәкъдимнәргә әзер актив кешеләр. «2026 ел - Россия халыкларының бердәмлеге елы» дип игълан ителгәнгә күрә, башка волонтерлар бездән эстафетаны алып, бу акциягә кушылсыннар иде. «Үзебезнекеләр өчен пилмәннәр!» акциясе 2-14 февральдә Тубыл һәм Төмән шәһәрләрендә узачак «Пилмән ашау» шәһәр гастрономия фестивале алдыннан старт алды», - дип әйтә «МХОсенең көмеш җепләре» төркеме җитәкчесе Ольга Богданова һәм коллективына, яңалыкка ярдәм иткәннәре өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: пилмән ясаучылар.