Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кешеләр турында җәмгыять аларның эш-гамәлләре буенча гына фикер йөртә ала.
Бу яшемә җитеп, күп күрдем төрле кешеләрне: аларның үз-үзен оста тота белгәннәрен, чын йөзен күрсәтә торганнарын, үз көчләренә ышанып, уңышка ирешкәннәрен, башкаларның эшен күрә белгәннәрен, башкаларны ихтирам иткәннәрне, дуслар һәм туганнар шатлыгын күреп, кайгыларын уртаклашып, кешеләрдән читләшми яшәгәннәрен.
Гомерләре буе үткәннәрдән бүгенгегә кадәр, елганың ярын күпер белән тоташтырган кебек, тормыш күперен, гомер юлын салучылар да очрады. Хөрмәтле дин әһеле Фатыйх хәзрәт Гарифуллинны андыйларның берсе дисәм, ялгышмам. Күренекле династиянең көчле шәхесе, дин өлкәсендә эшләп яшәп килүче, ислам дине әһелләрен дин өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыра, бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләп, искә төшереп, саф татар телендә сөйләп, очрашуларда катнашып, чыгышлар ясый. Аның исеме өлкәдә генә түгел, бөтен мөселман илендә билгеле.
Ачык йөзле, белемле, иң беренчеләрдән булып ата-бабаларыбыз тоткан ислам динен яңадан кайтарып, үзен аямыйча, вакытын жәлләмичә зур изге эшне халыкка кайтарып бөтен күңелен биреп эшләп яши.
Безнең Икенче Вагай җәмигъ мәчетендә үткәрелгән чараларда Фатыйх хәзрәт иң кадерле кунагыбыз. «Төмән-Татар Вагай арасы, ерак түгел барасы», - дип ул һәрвакыт безгә килеп тора. Ул һәр килгәне саен һәркемнең күңел түренә үтеп керерлек, файдалы, кирәкле, эчтәлекле чыгышлар ясый. Ул һәркем белән иң якын кешеләре кебек, җиңел сүз табып сөйләшә, аңлаша, аралашу осталыгы белән, сөйләм теленең байлыгы белән аны тыңлаучыларның күңел кылларын кузгатып, мөселманнарның игътибарын яулый.
Кунакка килсә, ул һәрвакыт бүләккә дини китаплар һәм башка бүләкләр алып килә. Оста оештыручы, изге бәйрәмнәр вакытларында сәяхәтләр ясап, эшләп торган авыл мәчетләренә килеп, дини бәйрәмнәрнең халыкка файдасы турында әңгәмәләр үткәрә. Күңелендә иман йөрткән кешеләребез ярдәмендә: аның кебек изге эшләр эшләп, халыкка хезмәт итеп яшәгән шәхесләребез аркасында яңадан-яңа дини оешмалар, авылларда, шәһәрләрдә яңадан-яңа мәчетләр төзелеп тора.
Хөрмәтле искитәрлек шәхесебез! Юбилейлы гомер бәйрәмең белән котлап, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле тормыш телимен. Уйлаган уйларың гамәлгә ашсын.
Суфия БАКИЕВА,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.