Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Көннән-көн Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәбенең 1 сыйныф укучылары яңа өйрәнелмәгән нәрсәләрне беләләр, ачалар, тикшерәләр, чагыштыралар, шулай аларда белемгә кызыксыну уяна. Мәсәлән, рус язучысы Виталий Бианканың тууына 130 ел булу уңаеннан мәктәп китапханәсендә «Урман әкиятчесе» дип аталган әдәби сәяхәт үткәрелде. Биредә укучылар язучының тормышы һәм иҗаты, аның балачагы, әтисе белән бергә урманга сәяхәтләре белән таныштылар. Китапханәче апа аларга язучының «Кырмыска ничек өйгә ашыкты» әкиятен, ә балалар үзләре «Беренче ау» әсәрен укыдылар.
Балаларның класс җитәкчеләре Венера Масямовна: «Минем укучыларым - яшь бөркетләр, бик тырышлар, уңганнар, чын табигать дуслары. Бу көннәрдә әти-әниләре белән алар кошларга азык салыр өчен оялар ясап, аларны мәктәп ишегалдындагы агачларга урнаштырдык. Кошларның ашханәләре оригиналь һәм сыйдырышлы булып чыкты. Бүген төрле орлык-җимнәр чыгарып салдык. Бу игелекле эш, балалар өчен яхшы традиция булыр дип ышанам. Аннары китапханәдә узган чара да укучылар өчен бик файдалы булды. Хәзер инде аларда Виталий Бианканың башка китапларын да укырга теләк туа. Мин ышанам, балаларым тирә-юньдәге табигатьне игътибар белән күзәтәчәкләр, урманны яратачаклар һәм саклаячаклар. Бу аларга мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле булып үсәргә ярдәм итәр”, - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.