Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тарханлылар булдыралар

последние и лучшие новости искусства в мире

3 февральдә Тархан клубында «Гаилә елы» ачылышына багышланган бәйрәм концерты узды.

Сәламләү сүзе белән Иске Александровка авыл җирлеге башлыгы Рәисә Курмашева чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Тархан авылында күп кенә данлыклы һәм тырыш гаиләләр яши һәм эшли, алар арасында мәктәп, балалар бакчасы, авыл тормышында актив Денис һәм Алчәчәк Уразаевларның яшь гаиләсе бар. Денис Рәис улы авылдашларына һәрвакыт ярдәмгә килә, аны хөрмәт итәләр, авыл Думасы депутаты да ул. 12 ел «Төмәнэнерго» җәмгыятенең Тархан участогы мастеры булып эшләде, генераль директорның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта - «НК Конданефть» җәмгыятендә электромонтер. Эшләгәндә үзен үз эшенең профессионалы итеп күрсәтә. Уфа шәһәрендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» смотр-конкурсында катнаша. Диплом һәм статуэтка белән бүләкләнә. Үз хуҗалыгы бар.

7-2

Алчәчәк Хәлим кызы Тарханның «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сабыйлар белән бергә балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре арасында төрле район конкурсларында катнаша, призлы икенче, өченче урыннарны ала. Эш сөючән, ярдәмчел, ул һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә ашыга, үтенечне кире какмый.

Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Өлкәннәрнең дүртесе Иске Александровкада Әнвәр Калиев исемендәге мәктәптә укыйлар. Укуда яхшы уңышларга ирешәләр, район конкурсларында актив катнашалар. Кече улларына өч яшь, ул балалар бакчасына йөри.

Аннары оештыручы Люция Ваһапова һәм «Чишмә», «Чулпан» төркемнәре җитәкчесе Рәйхан Ваһапова, «Чишмә» вокал коллективы, башкаручылар Данис Мөкминов, Руфат Садыйков, Ландыш Мөхәммәдҗанова, Русалина Садыйкова һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре көче белән тамашачыларга искиткеч концерт тәкъдим ителде. Мәхәббәт һәм дуслык, гаилә, Ватан турында җырлар яңгырады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Чишмә» вокал төркеме составындагы Люция Ваһапова, Рәйхан Ваһапова, Гөлсирә Шарапова, Мәрфуга Кармышакова, Нурсия Ибраһимова, Розалия Александрова, Кәримә Бакирова, Фәния Усманова, Мөнибә Шакирова, Нәбирә Хәмидуллина төрле чараларда һәм конкурсларда катнашалар, анда Лауреатлар һәм дипломантлар булалар. Үзләренең вокал осталыкларын алар поселок, район һәм өлкә чараларында тәкъдим итәләр. Алар өчен иң әһәмиятлесе - өлкә үзәгендә дә, Тарханда да «Дуслык күпере» фестивалендә катнашу. Алар - «Сабантуй» бәйрәмнәренең дә даими кунаклары.

Тамашачылар Данис Мөкминов һәм Руфат Садыйковның ялгыз чыгышын да җылы кабул иттеләр. Бәйрәмнең бизәге - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды, алар якты, искиткеч номерлар күрсәттеләр.

Тархан клубы каршында «Муза» театральләштерелгән тамашалар түгәрәге эшли. Түгәрәк җитәкчесе Люция Рафаил кызы яшьләрне аның эшенә оста җәлеп итә. Түгәрәк әгъзалары: Илнур Шакиров, Данир Усманов, Руфат Садыйков, Рият Мәүледов, Фәнис Ильясов, «Чулпан» бию төркеме тамашачыларга үзләренең иҗаты белән шатлык бүләк иттеләр.

Люция Рафаил кызы һәм Рәйхан Рушан кызы клубта концертлар гына үткәрмиләр, үз катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыю һәм маскировка челтәрләре үрүне дә оештыралар. Тархан авылы халкы фашизм һәм нацизмга каршы көрәшкә үз өлешен кертә.

Кичә ахырында тамашачылар яхшы кич, күп кенә уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерделәр.

Рәисә АЙТБАЕВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836