Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Традициягә кергән бәйге–фестивальдә 300дән артык катнашучының чыгышларына дәрәҗәле жюри әгъзалары бәя бирделәр. Гала-концертта җиңү яулаучыларны, катнашучыларны, җитәкчеләрен шәһәр мәгариф департаменты директоры Юлия Шанаурова, 15 мәктәп директоры Әлфия Петухова, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының шәһәрдәге милли-мәдәни автономияләр һәм диаспоралор советы рәисе Альберт Апсатаров, яшьләр советы рәисе Ариана Гайнуллина котладылар.
Мәктәп директоры Әлфия Әхтәм кызы: «Фестивальдә сәләтле катнашучылар «Вокал-хор сәнгате», «Хореография сәнгате», «Нәфис сүз остасы», «Иң яхшы җырлаучы гаилә» номинацияләрендә чыгыш ясап осталыкларын күрсәттеләр. Туган телләрен, мәдәни мирасын саклаучы укучыларның җырлы-биюле чыгышлары, сәнгатьле шигырь сөйләүләре фестиваль тамашачыларының көчле алкышларына лаек булды. Зәвыклы, милли сәхнә киемнәре кигән нәни артистларның һәр чыгышы тирән мәгънәгә ия.
Җиңүчеләрне, махсус бүләкләр алучыларны сәхнә түрендә котладылар, уңышлар юлладылар. Алар арасында безнең милләт вәкилләре дә булды. Махсус приз алган 14 нче урта мәктәптән Юлия Ибраһимовага, «Нәфис сүз остасы» номинациясендә 3 нче урын алган 15 нче урта мәктәптән Азалия Айдуллинага; 16 нчы урта мәктәптән «Кояшкай» ансамбленә; 17 нче мәктәптән Зәринә Карымова (соло), 15 нче мәктәпнең 1 нче урынга лаек булган «Школьные годы» бию ансамблен, 18 нче мәктәптән 2 нче урынга лаек булган Кадыйровлар, Хәбирьяновлар гаиләсенә һәм барлык катнашучыларга, җиңүчеләргә уңышлар теләп, бүләкләр тапшырылды. Шәһәрнең күпчелек мәктәпләреннән катнашкан нәни сәхнә йолдызлары уңышлы чыгыш ясадылар. Төрле милләт биюләре, төрле телләрдә җырлаулары фестиваль-бәйгенең тематикасына туры килде. Күпмилләтле Тубыл шәһәрендә «Венок дружбы» фестиваль-бәйге дәрәҗәле, яраткан, көтеп алган мәдәни чарага әверелде. Бәйгегә балаларны әзерләүдә зур тырышлык күрсәткән сәнгать җитәкчеләренә, 15 нче мәктәпнең тәрбияви эшләр буенча завучы Ольга Коробейниковага, коллективка, укучыларның әти-әниләренә рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемнәрдә: фестиваль күренешләре.