Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Исеме Мактау китабына кертелде

последние и лучшие новости искусства в мире

Исеме Төмән өлкәсе судьяларының һәм суд системасы хезмәткәрләренең Мактау китабына кертелгән Рәхилә Тагильбаеваның тормыш һәм хезмәт юлы сокланып, үрнәк итеп сөйләрлек.

Тубылдагы суд системасына ул 19 яшендә эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканга кадәр шунда хезмәт итә. Эшләгән елларында читтән торып укый, югары белем ала. Хезмәт юлында суд секретаре, канцелярия мөдире, аннары гомуми бүлек башлыгы булып эшли. 36 ел хезмәт стажы булган Рәхилә Тагильбаева суд системасында эшләү дәверендә үзен намуслы һәм профессиональ белгеч итеп таныта.

7-2

Гадел хөкем эшчәнлеген үстерүгә, суд системасын камилләштерүгә, гамәлгә ашыруга өлеш керткән якташыбыз сайлаган эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Һөнәри үсү мөмкинлекләрен арттырып югары белем алган, тәҗрибә туплаган белгеч Төмән өлкәсе судьялар советының Россия Федерациясе Югары суды каршындагы суд департаментының Мактау грамотасы, «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Коллективта аны коллегалары да хөрмәт итә. Рәхилә ханым эшләгән чорында таләпчән, сәләтле белгеч булып таныла, яшьләргә үрнәк була. Ул: «Кайда гына кеше эшләмәсен, бар нәрсәне үз вакытында, сыйфатлы башкарырга, сайлаган һөнәренең нигезенә төшенергә кирәк. Без эшләгән елларда һәм бүгенге көндә дә суд аппаратының һәр хезмәткәре дәүләт, җәмгыять һәм гражданнар алдында үзенең җаваплылыгын аңларга, җәмгыять ышанычын акларга тырышып эшләргә тиеш. Бу юнәлештә эшләүчеләр үз эшенә тугры булып, эшкә җаваплы карыйлар», - дип сөйләде. Хөрмәт казанган ветеран бүген дә иҗтимагый эшләр буенча ярдәм сораучыларга булыша. Тубыл шәһәр себер татарлары автономиясе юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.

Шәхси тормышында Рәхилә Туктасын кызы тормыш иптәше Атыш Хәлиулла улы белән ике кыз үстереп, яхшы тәрбия, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаталар. Гаиләләренең яме, яшәүләренең мәгънәсе булган оныкларына ярдәм итәләр. Гаиләсендә тирән акыллы, сабыр, ышанычлы, киңәшләре белән ярдәмгә килгән Рәхилә апа кызларының, оныкларының таянычы. Ул оста куллы, милли ризыклар пешерүче уңган хуҗабикә дә үзе. Рәхилә Туктасын кызы дусларын, якыннарын мактаганда да җылы сүзләрен, теләкләрен кызганмый, тәнкыйтьләгәндә үз фикерен, теләкләрен тыйнак итеп әйтә белә. Көчле рухлы, ихлас күңелле якташыбызны хезмәт юлында алган дәүләт бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836