Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Көтеп алган иҗади очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районында «Татар мәдәнияте көннәре»н февраль аенда үткәрү традициягә керде. Быел халкыбызның бай мәдәнияте, туган теле, гореф-гадәтләре, мәдәни мирасы сакланганын күрсәткән чара 3 нче февральдә Надцы авылында «Фатирник» форматында үтте.

7-23

Бәйрәм күңелле, дәртле һәм моңлы татар җырлар яңгыратып, татар биюләр белән ачылды. Кунакларны Надцы авыл мәктәбенең актлар залы сәхнәсеннән район башлыгы урынбасары Елизавета Костылева, өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич, Надцы авыл хакимияте башлыгы Юлия Тарханова котладылар. Сәхнә түренә чакырылган Тубыл шәһәре, Тубыл, Вагай районнарыннан килгән танылган җырчылар, яшь талантлар, «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбле җырладылар. Яшь йолдызлар - Альберт, Алмаз Колмәмәтовларның чыгышлары тамашачыларның мәхәббәтен яулады. «Фатирник»ны оста, үзенчәлекле алып баручылар - Ксения Олькова, Зөфәр Корманов җылы алкышларга лаек булдылар. Зөфәр Ринат улы: «Бу чарага зур җаваплылык белән әзерләндек. Тамашачылар залында укучылар, яшьләр күп булды. Алар һәр чыгыш ясаучыны җылы каршы алдылар. Бәйрәм кунаклары танылган рәссам-график, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Нияз Хаҗиәхмәтовның «Ерактагы якыннар» постерлар сериясеннән оештырылган күргәзмәне карадылар. Остаханәләрдә уздырылган мастер-классларда катнашып, бизәнү әйберләре, декоратив тәлинкәләр эшләделәр. Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәткән милли ризыклар белән әзерләнгән чәй табыны артында сыйланып, аралашырга, тәҗрибә белән уртаклашырга да мөмкинлек булды. Фестиваль кысаларында Тубыл районы мәдәният үзәге белгечләре катнашында күчмә бәйрәм программалары 13 авылда оештырылачак. Фестивальдә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәкләр. Надцы авылында узган татар мәдәнияте көненең кичке иҗади программасын Тубылның танылган җырчысы Илтус Уразмәмәтов һәм аның иҗади төркеме дәвам итте», - дип сөйләде.

7-247-25

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемнәрдә: татар мәдәнияте көннәрендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836