Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Дамир Миндияровка багышлана)
Дамир - татар егете,
Нусук авылда үсте.
Комлы урамда уйнап
Тубылында коенды.
Бала чактан урманда
Яратты ул йөрергә.
Кошлары белән бергә
Үз җырын салды көйгә.
Куяннарны, тиеннәрне
Куркытудан жәлләде.
Үзе белән зур этен дә
Шыпырт кына йөретте.
Мәктәптә дә укыганда
Үзе ул сынатмады.
Спорт буенча гел алда
Тырышлыгын күрсәтте.
Дамир яшәргә ашыкты,
Гөмбә, чиясен җыйды.
Кеше бер кәрзин җыйса,
Дамир унны тутырды.
Әтисе белән гел бергә
Төрле балыклар тотты.
Тракторга үзе утырып
Печәннәрен тиз чапты.
Әнкәенең тәмле ашын
Ихлас ярата иде.
Сугышта әнкәй бәлешен
Ашыйсым килә, диде.
Яу кырында һәрвакыт
Үз илен ул уйлады.
Дуслары белән бергә
Туган җирен саклады.
Һавада дроннар очканда
Агачлары саклады.
Командирның приказын
Намус белән үтәде.
Ата-ана баласы өчен
Догаларын кылдылар.
Зинһар сугышны бетер, дип
Аллаһка ялвардылар.
Язмыш күктә язылганын
Беркем үзгәртә алмый.
Һәлак булып сугышта
Дамир күчте фанига.
Туган җире, иле өчен
Яшь гомере өзелде.
Илебез тарихында
Үз эзен ул калдырды.
Соңгы сулышына кадәр
Дошман белән сугышты.
Онытмагыз безне, дип
Васыять әйтеп калдырды...
Кыюлыгын, батырлыгын
Медальләре күрсәтә.
Нусук авыл баласын
Онытмаслар илендә!
Кайвакытны мәңгелеккә
Күчеп кайта егетләр...
Яраланып аяк-кулсыз
Кайта илгә батырлар.
Бирче сабырлык, Раббым,
Зур кайгы күргәннәргә.
Көч-куәт бир, Аллаһым,
Син безнең балаларга!
Туктатырга көчең җитә,
Куәтле син, бер Аллам.
Тынычлык бир дөньяга,
Дус-татулык тормышка.
Исән-имин, төстегәл
Кайтсын киткән балалар.
Һәлак булган егетләр
Мәңге истә калсыннар!
Сачитә КУЧАРОВА.