Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гади ата-ананың улы

последние и лучшие новости искусства в мире

2024 нче елны Россия Президенты Владимир Путин «Гаилә елы» дип игълан итте.

Минем өчен гаилә - ул ныклы йорт, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз, безнең ярдәмебез, таянычыбыз, иң кыйммәтлебез.

Безнең Кормановлар гаиләсе бик дус һәм нык. Әти-әниебез 3 бала үстерделәр – кызлары Вәлия белән Лариса һәм уллары Тимур. Хәзерге көндә безнең һәрберебезнең үз гаиләбез, балаларыбыз һәм оныкларыбыз бар. Без Ямбай авылында тудык һәм туган авылыбыздан беркая да китмәдек. Январь аенда безнең нәселебезнең дәвамчысы Тимур үзенең алтын юбилеен билгеләп үтте. «Тимур» исеме «тимер» мәгънәсендә, төрки чыгышлы ир-ат исеме. Бу исем “ныклы кеше” дигәнне аңлата. Балачактан ук тракторчы булырга хыяллана, югары уку йортын тәмамлый. Бүгенге көндә Тимур Ямбай авылындагы «Агротеховощ» яшелчә үстерү буенча җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең генераль директоры булып тора. Яхшы эше өчен 2020 һәм 2023 елларда өлкә Думасының Мактаулы күкрәк билгесен ала. Тимурның өлкән балалары мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамладылар һәм Төмән шәһәренең югары уку йортларында укыйлар. Ә кече балалары - Ә.Әширбәков исемендәге мәктәптә укуларын дәвам итәләр һәм актив эш алып баралар.

8-41

Авыл мәктәбен Тимур 1990 нчы елларда тәмамлый. Бертуганыбызның яхшы кеше булганы, аның казанышлары һәм, киртәләргә карамастан, барлык авырлыкларны җиңеп чыгуы белән бик горурланабыз. Коллективта ул җитәкче түгел, ә тик иптәш кенә. Эш бригадасында аның белән бергә сыйныфташлары да эшли. Сайлап алынган яшелчәләрне өлкәнең барлык төбәкләренә сортлап, сайлап алалар һәм илтәләр. Алар барысы да – бер тулы команда. Без аларны СССР вакыттагы Аркадий Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» хикәясе буенча атыйбыз. Хикәядә иптәшләр картларга, ялгыз әниләргә ярдәм итәләр, бакчаларны һөҗүмнәрдән саклыйлар. Ә безнең Тимур халык турында кайгырта - барысын да яшелчәләр белән тәэмин итә һәм районның авыл хуҗалыгы культурасын дәвам итә. Энебез һәрвакыт әнисенә, апаларына ярдәм итеп тора, безне игътибарсыз калдырмый. Без аңа ныклы исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез, үз эшенә бирелеп эшләгәне өчен, Аллаһым ризалыгын бирсен. Энемә багышлап шигырь юллыйм:

31 январь аеның кышкы
көнендә,
Олы Малцынның Муса Җәлил
урамында
Тимур туды – Ташбулат улы,
Ныклы таш - тимер белән тиңләрлек.
Авыл мәктәбендә укыды,
Бала-чагы шунда үтте.
Әти-әнисе пенсиягә чыккач,
«Мин тракторчы булам», - диде.
Ике апасы кулыннан тотып
Тимурны алып китте шәһәргә.
«Инженерлыкка укып чык әле,
Тракторчы буласың килсә!”.
Институтны укып бетерде,
Туган авылын ташламады,
Ата-анасының горурлыгы булып,
Совхозда эшләп калды.
Тимур - башлы гаилә хуҗасы,
Үсә матур кызлары, батыр уллары.
Файдалы яшелчәләр белән
Туйдыра шәһәр һәм өлкәне.
Авыл халкына эш бирә,
Туганнары белән аралаша.
Бала чактагы «тракторчы» дигән
Хыяллары тормышка аша!

Вәлия КОРМАНОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы.
Рәсемнәрдә: Төмән өлкә Думасының мактаулы күкрәк билгесе алганда; Тимур әнисе Люция белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836