Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Авылыбызның горурлыгы, хөрмәтле зат Раил Шәяхмәтовның күкрәге тулы бүләкләр, папкасы тулы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары.
Ул 1944 елның 10 июлендә Тархан авылында туган. Мәктәп тәмамлап, урта махсус белем алган егетне Мәскәү шәһәренә оборона министрлыгының хәрби-диңгез флотына хезмәт итәргә җибәрәләр. Хезмәт эшчәнлеген бик яшьли башлый ул, 15 яшеннән колхозда эшли, 34 ел Төмән электр челтәрләрендә мастер вазифасын башкара. 45 еллык хезмәт еллары туган районында үтә.
Бик яшьтән Раил Хәер улы лидерлык сыйфатларын күрсәтә. Эш вакытында электр челтәрләре буенча һөнәри осталык ярышларында катнаша, призлы урыннар ала, беренче урын өчен оешмага автомобиль бирелә. Һөнәри осталыгыннан тыш, гомер буе актив тормыш позициясе дә аны башкалардан аерып тора. Иҗтимагый эшләр дә Раил Шәяхмәтовка гел йөкләнә, авыл советы депутаты була. 45 ел дәвамында ул яраткан эшенә тугры булган.
Бу елларда намуслы һәм фидакарь хезмәтен күреп, күп тапкырлар хуплыйлар һәм бүләклиләр. Күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм премияләр алынган инде ул ярты гасырга якын гомер эчендә. Махсус министрлык бүләге – «Мактаулы энергетик» күкрәк билгесе белән мактанырлыгы бар. Шулай ук «Төмән электр челтәрләренең хезмәт ветераны» исеме дә бирелә. Күпьеллык хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә, социалистик ярышларда ирешкән уңышлары өчен Энергетика көне хөрмәтенә Мактау китабына кертелә, «Җир асты байлыкларын үзләштергән һәм Көнбатыш Себернең нефть-газ комплексын үстергән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медальләре хәзер күкрәген бизи. Сугышчан һәм сәяси әзерлек, үрнәк дисциплина, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән, социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәгән, намуслы мөнәсәбәт һәм эшләрне сыйфатлы башкарган, озак еллар һәм нәтиҗәле эше, ил энергетикасы үсешенә керткән зур өлеше өчен алган Мактау грамоталары исәпсез.
1993 елда Яркәү районында беренче булып үзенең абыйсы Әхмәтатый Мөхәммәт улы һәм авылдашлары белән Тархан авылында борынгы мәчетне торгызганнар.
Хатыны Ания Тимергали кызы белән өч бала тәрбиялиләр. Олы кызы Төмән шәһәрендә табиб булып эшли, икенче кызы Төмән дәүләт университетында хезмәт итә, улы - эшмәкәр.
Раил Хәер улы өлкәбез белән бер яшьтә – быел 80 еллыгын каршылый.
Зифагөл ТУЗБАКОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).