Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әтиемнең исеме - Илдар. Ул запастагы офицер - өлкән лейтенант. Әтием ТВВИКУны тәмамлап, Кемерово өлкәсендә взвод командиры булып инженер-сапер ротада хезмәт итте. Мин әтием белән горурланам. Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер телим. Ул бит минем яраткан әтием.
Бэлла МӘХМҮТОВА.
Минем әтием – Илгиз Тимергалиев Аромаш районының Көсәйкүл авылында туа. Бүгенге көндә минем әтием ЖБИда эшли. Бу тормышта ир кешенең 3 бурычы бар, ди татар халкы: өй салу, ул үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә минем әтиемә туры килгән сүзләр. Күптән түгел без яңа өй салдык. Әле кечкенә булсам да, мин дә үз көчемне керттем. Өй түренә алма агачы утыртып куйдык. Гаиләбездә тагын сеңелем Амелия бар. Шулай итеп әтием үз бурычын үтәде. Әтиемә һәм бөтен гаиләмә саулык, тынычлык, бәхет, шатлыклар телим. Әти-әнинең җылы канатлары астында бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын Ходай!
Эмил ТИМЕРГАЛИЕВ.
Минем әтиемнең исеме – Равис Аббасович. Ул Андижанда туган, балачагы Сурск шәһәрендә үткән. Һөнәре буенча әтием ПГС инженеры. Без зур гаиләдә, зур йортта яшибез. Әтием өйдәге эшләрне үтәргә дә, эшкә дә өлгерә. Буш вакытыбызны бергә үткәрәбез: шашка, шахмат уйныйбыз, урманга йөрибез, кыш көне тауларда шуабыз. Әти күп укый. Минемчә, ул бик акыллы. Мин һәрвакыт әтидән киңәш сорыйм. Минем әти иң яхшысы!
Салават АЙСИН.
Әтиемнең исеме – Рушан. Әтиемә кырык биш яшь. Ул монтажчы булып эшли. Әтием бик яхшы һәм кирәкле кеше. Мин әтиемне бик яратам. Ул да мине ярата.
Ильяна СИЯБУТДИНОВА.
Төмән районының Индрәй мәктәбе 3а сыйныф укучылары язмаларын укытучылары
Зәкия СӘИТОВА җибәрде.