Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Виктор Азисов 1992 елның 30 августында Вагай районының Картавыл авылында зур гаиләдә, алты бала арасында, дүртенче бала булып туган.
Виктор 11 нче сыйныфны тәмамлау белән Төмән дәүләт нефть һәм газ университетына нефть һәм газ чыгару операторы белгечлеге буенча укырга керә. 2012-2013 елларда хәрби хезмәткә чакырыла, өлкән абыйсы белән бергә хезмәт итәләр.
Армиядән кайткач, гаиләгә файда булсын дип эшли, йортлар төзи, түбәләрен ремонтлый. Эшенә Виктор бар күңелен бирә, чөнки авыл егете буларак, барысын да үз куллары белән башкара.
2021 елда Виктор яраткан кызы Элеонора белән гаилә кора, Төмән шәһәренә күченәләр.
2022 елның 25 октябрендә Виктор Әхмәтали улы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен мобилизацияләнә, яңадан әзерлек үтә һәм ИСП-90, 3-нче батальон составында Донецк юнәлешенә хәрби операция үткәрү районына китә.
Хезмәт-хәрби бурычларны уңышлы үтәгәне өчен Виктор Азисов РФ Президентының 113263 номерлы Указы буенча Суворов медале һәм РФнең махсус хәрби операциясендә катнашучы медале белән бүләкләнә.
Виктор бүгенге көнгә кадәр фидакарьлек белән үз зонасында командирларның куелган бурычларын үтәвен, үз Ватанын, якыннарын, гаиләсен саклавын дәвам итә.
Нуртдин ИБРАҺИМОВ,
Төмән өлкәсенең чик сакчылары оешмасы рәисе.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Виктор Азисов абыйсы белән.