Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучы булу – педагогик мирас та ул

последние и лучшие новости искусства в мире

2024 ел Тубыл шәһәрендә галим һәм химик элементларның периодик системасы авторы Дмитрий Менделеев елы дип игълан ителде. 8 февральдә, Россия фәне көнендә, Тубылда «Менделеев көннәре» старт алды. Бу фестиваль якташыбыз, галим Д.Менделеевның туган көненә багышланган. Ул «Сибур» компаниясе һәм Тубыл шәһәр хакимияте ярдәме белән «Шәһәрдә китаплар» федераль программасы кысаларында оештырыла. Әлеге фестивальнең ачылу тантанасында шәһәр хакимият башлыгы Максим Афанасьев фән өлкәсендә эшләүче галим-галимәләрне, аспирант, студентларны ирешкән уңышлары өчен котлап, бүләкләр тапшырды. Шәһәр башлыгының Рәхмәт хатына туган шәһәренең фәнен үстерүгә керткән зур өлеше, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә югары казанышлары һәм Россиядә Фән көне уңаеннан Тубыл педагогия институтының педагогик, психологик һәм социаль белем бирү кафедрасы лаборант-тикшеренүчесе Лилия Уразова да лаек булды. Аның шатлыгын уртаклашабыз.

8-3

Филология белеме кафедрасының 5 курс студенты Лилия Мирхәд кызы 2023 елда остазы филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина җитәкчелегендәге галимнәрнең фәнни-тикшеренү төркеме составында «Тарихи–лингвистик аспектта XIX-XX гасыр башы Тубыл губернасының мөселман метрик язмалары» фәнни проекты кысаларында эшли башлады. Уку дәверендә ул фәнни-тикшеренү эшләре белән актив шөгыльләнә: фәнни мәкаләләр язып, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә чыгыш ясый. Бүгенге көндә аның 10нан артык фәнни хезмәте дөнья күргән, атап әйткәндә, мөселман метрик китапларын өйрәнү (XIX гасырның икенче яртысында Тубыл губернасының Тубыл округында мәчетләр урнаштыруның территориаль үзенчәлекләре), себер татарларының ономастикасын өйрәнү буенча (XIX гасырның Төмән бохарларының хатын–кыз антропонимнары XX гасыр башы), фразеологияләрне өйрәнү (хәзерге ММЧда фразеологик берәмлекләрнең трансформациясе) һәм башкалар. Остазы Гүзәл Җәгъфәр кызы әйтүенчә, Лилия Мирхәд кызы бик җаваплы, тырыш, кызыксынучан һәм максатчан кыз. Без аның белән очрашып, үзе белән якыннан таныштыруын сорадык.

- Укытучы булу - бу һөнәр генә түгел, педагогик мирас та» - нәкъ менә шушы сүзләр минем яшәү девизыма әйләнде. Мин аны хәтердән бер дә чыгармыйм. Үзем Вагай районы, Карагай авылында зур һәм тату гаиләдә үстем, ә иң мөһиме – укытучылар гаиләсендә. Әниемнең әтисе Сабир Мамиков башлангыч сыйныфлар укытучысы булган һәм Абаул мәктәбендә 42 ел эшләде. Бабаемның 11 баласының тугызы әтиләренең эзләре буенча барып, укытучы булганнар. Гомумиләштереп әйткәндә, Мамиковлар династиясенең педагогик стажы хәзерге вакытта 413 ел тәшкил итә. Ә инде шәхсән үземнең гаиләмә килгәндә, без дүрт бала. Әти, технология, физкультура һәм математика укытучысы буларак, мәктәптә 21 ел эшләде. Әнием башлангыч сыйныфлар укытучысы, хәзерге вакытта ул мәктәптә эшләвен дәвам итә, аның стажы 35 елдан артык. Минем Данир абыем да укытучы, Тубыл шәһәренең 13 нче мәктәптә инглиз телен укыта. Мин дә туганнарымнан калышмаска тырышам - институтны тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләргә җыенам. Институтта укыган вакытта мин «татар теле һәм татар әдәбияты» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек үттем, бу миңа туган телемне һәм әдәбиятымны тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итте, ә киләчәктә һөнәри эшчәнлектә ярдәм итәчәк. Нәкъ менә яңадан әзерләнгәч, минем җитди проектларда катнашу өчен җитәрлек күнекмәләрем барлыкка килде. Шуны да әйтергә кирәк, көндезге укудан башка мин әле педагогик, психологик һәм социаль белем бирү кафедрасында лаборант-тикшеренүче вазифасын башкарам. Бирегә эшкә урнашырга Гүзәл апа ярдәм итте. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген магистратурада дәвам итәргә планлаштырам, чөнки миңа бу бик ошый. Мондый эш тикшеренү тәҗрибәсен булдырырга ярдәм итә, иҗади фикерләүне үстерә һәм дөньякүләм күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә. Форсаттан файдаланып, шундый югары бүләккә ия булганым өчен остазым Гүзәл Җәгъфәр кызына, институт җитәкчеләренә һәм барлык укытучыларыма рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Лилия.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836