Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Кавалерист язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа ел алдыннан танылган француз сәяхәтчесе Филипп Гуглерның «Тәгәрмәчләр тавышы астында» тапшыруын карадым. Ул Норвегиянең Боз океанында Шпицберген утравындагы күмер шахтасы турында сөйләде. Анда җәен кояш батмый, ә кышын гел төн икән.

Шпицберген утравы исеме бала вакыттан бирле минем хәтердә саклана. Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан Себер кавалеристы язмышы турында сөйләргә вакыт җитте дип уйладым.

1941 нче елның җәендә әтиемнең туганы – Тубыл районының Үләртеш авылында 1909 нчы елда туган Сәит Аширбаев илебез чакыруы буенча сугышка китә.

Сәит абыем 30 яшьлек биек, нык буйлы ир – гаиләсенең терәге иде. Пәсилә апам 4 кечкенә бала белән калды. Сәит Аббас улы кавалерия частендә япон басып алучылары яшеренергә өлгергән Монголия чикләрендә сакта хезмәт итте.

Көнбатышта 1941 елда көчле сугышлар бара. Немецлар Мәскәүне урап алалар, Иделгә кадәр җитәләр. Сталинград җимерелгән, уратып алынган. Бу вакытта Пәсилә апама Сәит Аширбаевның билгесез югалган хәбәре килә.

Иртеш буе авылларында тормыш бик авыр була. Ел саен су баса, салкынлык, күтәреп булмаслык ачлык, планны үтәр өчен көндәлек авыр хезмәт тын алырга да ирек бирми. Бу хәл 1951 елга кадәр - авыллар берләшкәнче дәвам итә.

Пәсилә апам – биек буйлы, нык бәдәнле, киң күңелле хезмәт кешесе – барлык сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны җиңә. Тик кечкенә баласын гына югалта. Ирен югалтуны кабул итә алмый, гел кайтуын көтә. 15 ел үтә. Олы кызы сугыш ветеранына кияүгә чыга, баласы төньякка эшкә китә.

1956 елда көзен, мин 4 класста укый идем, иртән дулкынланган апам килеп керде. Әниемә күргән төшен сөйләде. Аралашып, аңлашкач, әнием аңа яхшы хәбәр җиткерде: апам тиздән ерак юлга чыга һәм аны күңелле хәбәр көтә. Бу Сталин вафатыннан соң иде.

Тиздән Тубыл шәһәр хәрби комитетыннан Сәит Аббас улын килеп алырга кушкан хәбәр килде. Әтиемнең энесе Пәйсрахман Аширбаев ике ат белән Тубылга барып, Сәит абыйны алып кайтты. Бу күкрәге медальләр белән тулы хәрби киемдәге сугышчы түгел шул инде. Аз сүзле, газапланган, башыннан кичкән авырлыклар белән изелгән иде ул. Алар җыелышып балаларын күрергә киттеләр һәм шунда яшәп тә калдылар.

Бер елны май аеның матур иртәсендә үзәк урамга бәйрәмгә без дә килдек. Музыка яңгырый, оркестр тавышлары ишетелә. Шәһәр больницасында операциядән соң абыем Пәйсрахман дәвалана. Мин аның хәлен белергә кердем. Менә шунда Сәит абыем үткән газаплы еллар турында сөйләде дә инде ул.

...1942 елда Паулюс армиясе Сталинградны камап алгач, безнең танк һәм пехотага ярдәмгә кавалерияне чакыралар. Ерак Көнчыгыштан абыем Сәит часте дә Сталинград фронтына килә. Юл озын була. Һәм данлы көн җитә дә. Паулюс танкларына каршы атлы солдатлар кылыч белән алга ыргылалар. Бу батырлар көрәше тарих битләрендә урын алган. Идел буендагы шәһәр өчен көрәш Бөек Ватан сугышы чорында – масштабы, дәвамлылыгы һәм катнашучылар саны буенча иң зур сугышларның берсенә әверелә һәм сугыш барышын тамырдан үзгәртә.

Атлылар чолганышны өзәләр, үзләре дә чолганышта калалар, тик чыгу җаен табалар. Немецның күпләгән солдатларын юк итәләр. Чираттагы бәрелештә танклар атлыларга каршы ут ачалар. Сәит абыемның аты да яраланып егыла. Үзе ат астында кала. Танк чылбыры астында кешеләр, атлар изелә ул көнне. Абыем исән кала. Бу көрәш өчен тиешле бүләген дә алыр иде, тик Сәит Аббас улының язмышы башкача була шул.

Көрәш үткәч, немецлар исәннәрне җыеп йөриләр. Аларны җәяүләп Кенингсберг крепостенә алып китәләр. Көн-төн атлыйлар. Абыемның яралы аягыннан кан ага, шешенә, атлый алмас хәлгә килә. Авыртуга түзә алмый, егыла. Конвой атмый үзен, йөк машинасының кузовына ташлый.

Кенингсбергка әсирләрнең аз өлеше генә барып җитә. Аннары аларны Германиягә концлагерьга җибәрәләр. Анда язмыш тагын булыша аңа. Немец гаиләсе үзенә эшче эзләгәндә, Сәит Аббас улына туктала. Монда аңа мөнәсәбәт яхшы була. Кая йөргәне ишетелсен өчен аягына агач аяк киеме кидерәләр.

Хәрби сугышчылар белән алышу башлангач, исемлеккә Сәит Аббас улы да эләгә. Абыем гаиләсе, туганнары белән күрешү турында хыяллана. Тик, аны тагын төрмә көтә. «Халык дошманы» дип Шпицберген утравындагы күмер шахтасына эшкә җибәрәләр. Филипп Гуглер да шул шахта турында сөйләде.

Сталинград астында атта батырларча Паулюс танкларына каршы көрәшкәндә исән калган өчен шундый авырлыклар кичерә Сәит Аширбаев.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836