Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бу юлы минем Казанга сәяхәтем бик кызыклы булды.
«Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалына экскурсия аеруча истә калды. Без, Россия ислам институтының «Журналистика» кафедрасы студентлары, телевидение сәхнәсе артында булдык. «PR» бүлеге хезмәткәре безгә телекомпаниянең эше турында сөйләде.
«Бу телеканал 20 елдан артык эшли. Тапшырулар тәүлек әйләнәсендә татар һәм рус телләрендә алып барыла. «Татарстан - Яңа Гасыр» - 650 хезмәткәре булган зур компания.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасының милли тапшырулары: «Татарстан - Яңа Гасыр», «ТНВ-Планета», «Шаян-ТВ» балалар, «Мәйдан-ТВ» музыкаль телеканалларын, «Болгар радиосы» радиостанциясен үз эченә ала. Холдингның телеканаллары бөтен Россия буенча һәм дөньяның башка илләрендә дә эфирга чыга.

Телеканал яңалыклар, иҗтимагый-сәяси программалар, ток-шоулар, спорт трансляцияләре, фильмнар, телесериаллар һәм мультфильмнар тапшыра.
«Яңа Гасыр»ның 3000дән артык премиясе бар, шул исәптән «ТЭФИ» Россия милли телевидение премиясе дә.
Телекомпания вәкиле безне төп мәйданчыклар буенча алып барды. Без режиссерлык, грим бүлмәсендә, яңалыклар студиясендә, 40тан артык программа төшерелә торган зур павильонда булдык. Шулай ук дубляж студиясенә кердек, анда мультфильмнар һәм сериаллар татар әдәби теленә тәрҗемә ителә.
Без, студентлар буларак, телевидение атмосферасы белән рухландык һәм татар халкы яраткан «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында телевидение белән шөгыльләнү хезмәтенең бәясен күрдек.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: «Яңа Гасыр»да кунакта.