8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле гүзәл затларыбыз!

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң изге, иң ихлас теләкләребезне кабул итегез!

Безнең тормышыбызны хатын-кыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.

8 Март бәйрәме чәчәкләр һәм шат елмаюлар, Сезгә багышланган соклану хисләре белән бизәлсен. Саф күңелегез, мәхәббәтегез, тормышыбызны нурлырак итәргә тырышуыгыз өчен иң олы рәхмәтләребезне кабул итегез.

Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, коллегаларыбыз – сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хатын-кыз бәхете һәм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгә җылы кояш нурларын, ә ир-егетләребез йөрәк җылысын бүләк итсен, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума