Мактаулы исеменә ия булды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-3Бу көннәрдә себер татар халкының легендар мөгаллимәсе, «Туган як әдәбияты» һәм «Себердә татар мәгарифе» китаплары авторы, 44 ел Төмән районы, Акъяр мәктәбендә туган тел дәресләрен укыткан РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, «Яңарыш» газетасының актив хәбәрчесе Люция Хәбибуллинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлеге бүләкне Люция Бәдретдин кызына Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзе тапшырды.

- Бу югары исем минем өчен генә түгел, авыл мәктәбе, авыл халкы, гомумән, Себердә яшәүче татарлар өчен дә зур бүләк, - дип Татарстан Республикасының хакимият җитәкчеләренә, әлеге бүләкне булдыруга күп көч куйган якташларына рәхмәтләрен белдерде.

Татарстан кунакларын Хәбибуллиннар гаиләсе авылдашлары белән бергә бик зурлап каршыладылар. Люция Бәдретдин кызы кунаклар белән очрашуга аеруча шатланып, Васил Шәйхразыев белән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаевны: «Сезнең башкарган эшләрегез белән мин ТНВ каналыннан карап, танышып барам. Татар халкының киләчәге өчен, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү буенча бик тырышып күп эшлисез. Шуңа да мин сезне бик хөрмәт итәм», - дип яныннан җибәрмәде. Сөйләшү барышында Васил Габделгаяз улы Люция Бәдретдин кызыннан озак яшәү серләрен белеште. «Ни булса да үзеңне тыныч тота белү, сабыр, түземле булуда дип уйлыйм. Тормыш иптәшем Хатыйп Хөббәтулла улы мәктәп директоры булды. Киңәшмәләрдә төрле сүзләр, хәлләр була. Мин беркайчан да иптәшемнең эшенә керешмәдем. Коллегаларым кайвакыт гаҗәпләнеп үземнән сорыйлар да иде. Нинди генә хәл килеп чыкмасын, мин үземне тыныч тотарга тырыштым», - дип аңлатты күптән түгел 96 яшен тутырган мактаулы укытучы.

Югары бүләк белән Люция Бәдретдин кызын Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров тәбрикләп, апаның әтисе Бәдретдин Гарифуллин, абыйсы Изил Бәдретдин улы, энесе Фатыйх Бәдретдин улының Себер җире, халкы өчен башкарган олы хезмәтләрен барлап китте. Котлау сүзләренә район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, авыл хакимият башлыгы урынбасары Татьяна Бахвалова, укытучылар Динара Кәримова белән Розалия Кәримова, клуб хезмәткәрләре Ачилә Сагидуллина белән Чулпан Качаева да кушылып, бүләкләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Роза Казакеева яраткан укытучысына матур җыр бүләк итте. Аннары Татарстан кунаклары Люция Хәбибуллинага мул итеп Казаннан алып килгән күчтәнәчләрен тапшырдылар. Шул арада хуҗабикәләр өстәл әзерләп кунакларны каз итеннән, балык һәм кабак бәлешләре белән сыйладылар.

Васил Шәйхразыев: «Сезнең белән сөйләшеп утырып әниемне күргәндәй булдым. Сез мине әнием кебек каршыладыгыз. Моның өчен аерым рәхмәт сезгә. Инде саулык-сәламәтлек, бүгенгедәй аек акыл белән 100 яшегездә очрашырбыз дип өметләнеп калабыз», - диде.

Хөрмәтле Люция Бәдретдин кызын газета һәм «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе белән бар күңелдән котлап, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума