Урал федераль округы татарлары очраштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1Очрашулар Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында 2018 елдан башлап һәр елны Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында үткәрелеп килә. Ә быел ул Төмән шәһәрендә үтте, аның программасы бик тыгыз һәм бай булды. Эш көне Төмән шәһәрендәге милли тормыш белән танышудан башланып китте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев хөрмәтле кунаклар белән шәһәр татар мәдәният үзәгендә, «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә, 52 нче Кырынкүл мәктәбендә булып, аларның эшчәнлеге, мәктәптә татар телен укыту методлары һәм «Чинги-Тура» музей-агарту үзәгенең проекты белән таныштылар, бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук алар картиналарын нефть белән ясаучы рәссам Әлфея Мөхәммәтованың күргәзмәсендә булып, илһам алдылар.

Утырышта

Милли оешма җитәкчеләре һәм актив әгъзаларының утырышын Кугалы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов Коръән сүзләре белән ачып җибәрде. Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләде.

9-4Чараның төп оештыручысы һәм аны алып баручысы Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров төбәктә милләтебезнең киләчәге өчен башкарылган эшләр һәм кабул ителгән проектларны барлады. «Бүгенге көндә өлкәдә 20дән артык татар оешмасы эшли. Аларның һәркайсы үз юнәлеше буенча тырыша. Тарихчыларыбыз, галимнәребез борынгы шәһәрләрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эшләр алып баралар. Татарстан белән безне хәзер 2 зур проект бәйләп тора - Төмәндә «Чимги-Тура» дип аталган һәм Тубылда себер татарлары этнографик музейларын булдыру каралган. Төмәндә татар мәдәният үзәгеннән ерак түгел ике катлы «Чинги-Тура» музей-агарту үзәгендә хәзер монтаж эшләре бара. 5 елдан ул эшли башлаячак», - дип сөйләде. Аннары этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мәктәп программасында дастаннарның аз булуын белдерде. Тарихи темаларны популярлаштыру турында сөйләп: «Безнең алда балалар өчен дастаннар буенча хрестоматия эшләү бурычы тора. Катлаулы тел белән язылган дастаннарны балалар өчен әкият формасында язып, видео фильмнар төшерергә кирәк. Әгәр аларны мәктәптә укытырга мөмкинлек булмаса, мәчетләргә, интернетка куярга кирәк», - диде. Себер татарларының чал тарихы, тарихи урыннарны, объектларны саклау, торгызу белән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, «Наследие» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова таныштырдылар. Чыгыш ясаучы Ханты-Мансийск, Түбән Варта, Екатеринбург, Чиләбе, Курган шәһәрләрендә эшләүче милли оешма җитәкчеләре узган ел үткәрелгән чаралар һәм киләчәккә билгеләнгән планнар, проектлар хакында сөйләделәр.

9-2Филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры, Татарстан фәннәр Академиясе почетлы академигы, танылган җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Алишина Бөтендөнья татар конгрессының эшенә зур бәя биреп, шәхсән Васил Шәйхразыевка рәхмәтен белдерде. Аннары: «Бүгенге көндә безнең алда шундый максатлар бар: танылган шагыйрь Шәүкәт Гаделшаны Г.Тукай премиясе белән бүләкләү. Якуб ага Зәнкиевның бар әсәрләрен татар һәм рус телләрендә, 5 томда чыгарырга кирәк. Булат Сөләймановның «Әни» исемле хикәясе 10 телгә (татар, рус, башкорт, казах, кырым татар, карачай балкар, чуваш, төрек, калмык, таҗик) тәрҗемә ителде. Аларны мин әзерләп куйган, хәзер аларны бер зур китап итеп бастырасы иде. Каһарман Муса Җәлилнең көрәштәше Сәлим Аникин белемле укытучы булган. Вагай районында аның исемен мәңгеләштереп, берәр урамга «Сәлим Аникин урамы» дигән исем бирергә кирәк. Менә шулай Төмән тюркология үзәге тәкъдимен Рөстәм Миңнеханов хуш күреп, Казанда Диләрә Тумашева урамы барлыкка килде. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез», - дигән тәкъдимнәрен, үтенечләрен кертте. Васил Шәйхразыев чарага нәтиҗә ясап: «Безгә һәр өлкәдә булырга туры килә. Кая барсак та, без аралашып, фикерләшеп, проблемаларны уртага салып чишү юлын бергәләп карыйбыз. Шулай кулга-кул тотынып алга атлыйбыз.

Һәрберегез үз төбәгегездә тырышып эшләрегезне ихлас алып барасыз, эшегездән ләззәт табып яшисез, рәхмәт сезгә», - диде. Һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Роза Яхина, Марат Гафаров, Зәйтүнә Тычинских, Вилдан Якупов, Юлия Касыймова, Рәзилә Колмәмәтова, Земфира Хәмидуллина, Гөлүсә Зиннәтуллина, Земфира Шәрипова, Лиана Габделәхәтова, Рузилә Шәрифгалиева, Рузилә Илчигулова, Илдар Алтыевка Рәхмәт хатлары тапшырды

Концертта

Чара Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшләүче Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты белән дәвам итте. Зал тутырып килгән халыкны Васил Шәйхразыев сәламләп, сүзне Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинга бирде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Халык батыр якташыбызның чыгышын көчле алкышларга күмде. Васил Габделгаяз улы тантаналы рәвештә профессор Хәнисә Алишинага әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты билгесен тапшырып, иңнәренә ап-ак мамык шәл япты. Мамык шәл һәм Рәхмәт хаты белән ул күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Бибинур Сабированы да котлады. Конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Мансур Кәбиров, Максим Сагидуллин, Римма Шәрипова, Фәгыйль Кәримов, Әдия Хәлилованы бүләкләде. Түбән Тәүде районы, Киндерле авылының «Киндерле кичләре» ансамбле җырчылары яңа матур костюмнар бүләк иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аннары тамашачылар рәхәтләнеп Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертын карадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума