Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Гаилә елы»на багышлап

последние и лучшие новости искусства в мире

27 январь көнне Муллаш авыл китапханәсендә истә калырлык кичә үткәрелде. Белдерүдә «Гаилә елы»н ачу» дип язылган иде. Кичәне авыл китапханәчесе Фирүзә Якина үзенең ягымлы тавышы белән башлап җибәрде. Биредә чакырылган кунаклар һәм үзләренең тормышларының 50 еллыгын бәйрәм иткән 3 пар бар иде. Алар: 2022 елда Фәрхия һәм Ильяс Назметдиновлар (2022 елда), Мәрьям һәм Муса Зөлбохаровлар (2023 елда), Әлфинур һәм Диниәхмәт Юсуповлар (2024 елда). Шулай ук тагы өч пар тиздән юбилейларын бәйрәм итәчәкләр. Видеороликтан Президент Владимир Путинның һәм губернатор Александр Моорның чыгышларын тыңладык. Төрле уеннар, биремнәргә җаваплар биргәндә, оныкларыбыз бергә булдылар. Күңелне ачып, «Пышны» ансамбле төрле җырлар башкарды, биеп тә алдык. Оста гармунчы Ислам Сафин да килгән. Шулай күңел ачып, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Соңыннан тәмле ризыклар белән чәйләр эчтек. Ә инде бу кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык.

Гаилә елы булгач, үземнең дусларым белән бер гаилә булып яшәгән чаклар исемә төште. 1995 елның 13 февралендә Муллаш авылында китапханәче Нурания Кармушева «Хуҗабикәләр» түгәрәге оештырды. Без 13 кеше идек, соңыннан азая бардык. Нуранияне «безнең әниебез» дип әйтә идек, ә ул безгә «кызларым» дип кенә дәшә иде. Инде менә 29 ел була, ничек искә алмаска?! Соңгы чыгышыбыз 2022 елның 9 май көнендә митингта булды. Нинди генә эшләр эшләмәгәнбез икән, бөтен бәйрәмнәр – Кышны озату, район Корбан бәйрәмнәрендә авыл спортзалында кунакларны сыйларга булышып, ашлар пешереп, чыгыш ясарга да өлгердек.

Безнең белән бергә бу эшләрне башлаучы мәктәпнең музыка белгече Сания Тлякова иде. Үзебезнең шундый сәләтле икәнебезгә авыл халкы рәхмәтләр әйтте, догалар укыды.

Ул вакытларда авыл хакимият башлыгы Раян Назметдинов иде, күңелебезне күтәреп юбилейларда зур булмаса да бүләкләр тапшыра иде. Күрше авылларга концерт белән йөрегез, кызлар, дип транспорт хәстәрен дә күрә белде. Ә инде Сания Кәлимулла кызы авыргач, безнең баянчыбыз озак еллар Зәйнулла Юсупов булды. 25 еллык юбилеебызны авыл клубында, район күләмендә үткәрдек. Шулай без бер тату гаилә булып эшләдек, яшәдек дияргә була.

2020-2021 елларда Тубыл шәһәрендә үткәрелгән «Искер җыен» фестивалендә ике мәртәбә катнаштык. Гармунчылар Әбүзәр Миңнебаев һәм Җәгъфәр Касыймов та безнең белән теләп эшләделәр. 2023 елның июнь аенда «әниебез» Нурания Кармушева, авыру сәбәпле, безне ташлап китте. Үзенең кылган яхшылыклары өчен Аллаһым теге дөньяда да аңа җиңелчелек бирсен. 13 февраль – туган көнебез көнне, чәй эчеп, күрешеп утырып алырбыз, миңа килегез, дип хәбәр итә иде. Нурания фоторәсемнәр белән бергә, авыл халкы яңалыкларын чагылдырып өч альбом ясаган – ул безгә зур истәлек.

Мәрьям ЗӨЛБОХАРОВА,
Төмән районы,
Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836