Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эшләр, күркәм чаралар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә «Бердәм Россия» бинасы залында «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы шәһәрдәге «Бердәм Россия» партия бүлеге белән берлектә «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясен оештырдылар. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова чараны ачып матди ярдәм күрсәткән шәһәр Думасы депутатлары Эдуард Мәхмүтовка, Михаил Никитинга, Ришат хәзрәт Юнысовка, Тимур хаҗи Ниязовка рәхмәтләрен белдерде. Күрсәтелгән ярдәмгә тельняшкалар, оекбашлар, гигиена товарлары, азык-төлек алынган. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе һәм әгъзалары бу хакта сөйләп, алынган әйберләр белән тулы тартманы «Бердәм Россия» бүлегенә тапшырдылар.

Милли чәй табыны артында узган очрашуда күп балалы гаиләләр, хезмәт һәм тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз, бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр, Бөек Ватан сугышы елларны туып-үскән, тормыш юлларында авырлыкларга бирешмәгән, лаеклы хезмәт һәм гомер юлын үтеп, хәзер дә яшьләргә үрнәк булган хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз (позывное «Тарихчы») катнаштылар. Ветеран, остаз-укытучылар: Клим Садыйков, Заһидә апа, Сөнгатулла абый Бекениннар, тарих белән мавыккан хезмәт ветераны Шиһабетдин Шәрипов авыр сугыш елларны илебез дошманга бирешмәгән чорларны искә алдылар. Кунаклар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кече яшьтәге кунаклар ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелләреннән котлап теләкләр теләделәр, иҗади чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерделәр. Чара җылы атмосферада, ветераннар һәм яшьләр өчен файдалы, кызыклы үтте. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова җырлар башкарды, әгъзалары: Нәсимә Корманова Рәсүл Гамзатовның «Нас 20 миллионов» шигырен сөйләде, Равилә Фазылова Ватанны саклаучылар көне тарихы белән таныштырды. Көн салкын булса да, чарага килеп ярдәм иткән ветеран укытучыларга, Гөлсафа апа һәм Рафаэль абый Юнысовларга, Рәүфә Мәмәтовага, Юлия Ногмановага оештыручылар рәхмәтләрен белдерделәр.

9-31

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836