Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Ватанны ярату - диннең бер өлеше»

последние и лучшие новости искусства в мире

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең бер хәдисендә әйтелә: “Ватанны ярату - диннең бер өлеше”.

Белгәнебезчә, соңгы вакыт күп егетләребез махсус хәрби операциядә үзләренең изге бурычларын үтиләр. Вагай районының Фатеево, Бегишево, Сопра, Дубровное муниципаль берләшмәләренә кергән авыллардан 54 егет хәрби хезмәттә. Ватаннары өчен мәңгелек дөньяларына киткәннәре дә бар.

Февраль аенда Вагай районы, Бәеш авылы мәчетендә егетләрнең әти-әниләре белән очрашу уздырылды. Ошбу чарада Фатеево авыл җирлеге башлыгы Ирина Ламбина, шагыйрә Надежда Ламбина, Бәеш авылы дини мөселман оешмасы житәкчесе Нурикамал Хучашева катнаштылар. Җыелышта әйтеп киткән авылларның имамнары булдылар. Төмән шәһәреннән Әмир хәзрәт Балдин белән килдек. Иң беренче җомга намазы үткәрелде.

9-33

Аннары төп өлештә эчтәлекле һәм әһәмиятле чыгышлар яңгырады. Тарих битләреннән өзекләр, халкыбызның батырлары, геройлары турында аңлатмалар булды. Бүген дә, безгә дошман һөҗүм иткән чорда, әүвәлге вакытларда, сугыш кырларындагы абый- бабайларыбызның батырлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Җиңү көннәре, дошманны тар-мар итүләр яшь егетләребезгә патриотик яктан сокланырлык үрнәк булып тора һәм аларның күңелләрендә батырлык, үз дәүләтеңне сөю хисләре уяна.

Соңыннан ашлар тулы өстәлләр артына утырдык. Коръән укылды һәм ерактагы, изге бурычларын үтәп йөрүче егетләребез исән-сау, туган якларына кайтсыннар, ошбу бәрелешләр, кан коюлар тизрәк бетсен иде дигән догалар кылынды.

Югары дәрәҗәдә үткәрелгән ошбу чарага зур бәя биреп, барча җыелган халык, имамнар, хуҗалар Нурикамал апа Хучашевага үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836