Тубыл округында тыл хезмәтчәне, педагогик хезмәт ветераны Равза Зыятдинова 95 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Равза Миндәр кызы 1931 елда Алга авылында туа, балачагы кырыс сугыш елларына туры килә - кечкенәдән фермаларда да, кырларда да эшли. Әмма, кыенлыкларга карамастан, ул белем ала: Тубыл педучилищесын, аннары Төмән педагогия институтын тәмамлый. 41 ел гомерен мәктәптә балаларга белем бирүгә багышлый, Яркәү округының Бурбар, Усалка, Староалександровка, Плеханово мәктәпләрендә эшли.
Бүгенге көндә Равза Миндәр кызы - зур һәм тату гаилә башлыгы. Аның 5 баласы, 9 оныгы, 10 оныкчыгы һәм 2 оныгының оныгы бар. Әби туганнарының һәм якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы белән әйләндереп алынган һәм бу аның күпьеллык хезмәте өчен төп бүләк.
Тубыл округы хәбәрләреннән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).