Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендәге себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» җыр ансамбленең быел 20 еллык юбилее.

Тубыл шәһәре кызы – күренекле табибә Фәүрия Шәрипова татар автономиясе җитәкчесе итеп билгеләнүгә, татар җырына сусаган, сәнгатенә гашыйк пенсионерлар, аның тирәсендә җыелышып, ансамбль оештырырга теләгебезне белдереп, эшне башлап та җибәрдек. Эшләүдән туктагач, Тубыл шәһәрендә яшәгән абый-апалар, Тубыл татар педучилищесын, пединститутның рус-татар бүлеген тәмамлаган шәхесләр җитәрлек иде. Ир-атларның һәрберсе музыка коралларында – скрипкада, мандолинада, гитарада, баянда уйныйлар. Ансамбль әгъзалары – Мәхмүдә һәм Мансур Әминовлар, Рауза һәм Клим Садыйковлар, Гөлҗиһан һәм Закир Закировлар, Заһидә һәм Сөнгать Бекениннар, Рәшидә Бакиева һәм Рифхәт Суючбакиев, Маннур Азанов хатыны белән, Рият Гарифханов. Чыгышларга Булат Бекенин да (Мансур оныгы) кушыла иде.

Бәхеткә, Тевриз якларыннан (Байбыдан) килеп шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова кушылды, ансамбльгә «Яшьлеккә сәяхәт» дип исемне дә ул тәкъдим итте. Соңрак Хәния Гаитова, җырчы Мәфрүзә ханым Мортазина һ.б. кушыла бардылар.
Оста музыкант, җирле шагыйрьләр иҗатына җырлар иҗат иткән Нәҗим ага Корбанов табылды. Ветераннарның фанидан киткәннәре: Мансур Әминов, Закировлар, Нәҗим Корбанов, Маннур Азанов, Рият Гарифханов, Рифхәт Хәмит улы, Мәфрүзәбез, Гали Сәитов.

Тубыл шәһәрендә яшәүче талантлар: Нурия Вафеева, Хәмәрия Тимирова, Фәридә Айбатова, Фәүзия һәм Ибәтулла Маметовлар һ.б. кушыла бардылар. Үзәк артисты – җырчы Хәсән Хучашев үзе бер хәзинә. Ансамбль чыгышларына көч-дәрт биргән баянчы-музыкант Азат Абдуллинны да күп еллар ветеран җырчылар рәтендә зур хөрмәтләргә лаеклы зат дияр идем. Алар 20 еллар бу ансамбльдән аерылмадылар.

«Яшьлеккә сәяхәт»нең ветеран җырчысы, биш шигырь китабы авторы Сөнгать Хәкимчан улы үз шигырьләренә һәм Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Абайдуллина шигырьләренә язган җырлары да бик еш сәхнә түрләрендә яңгырыйлар.

Күп еллар «Яшьлеккә сәяхәт»нең җитәкчесе булган Роза Яхина - Омск якларында эшләп, тәҗрибәле оештыру сәләтенә ия булган җырчы ханым, үзенең бар талантын, вакытын татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган шәхес буларак, күпләргә таныш. Ул «исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп» яши, халык әйтемнәренә тугрылыклы күп китаплар авторы шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова иҗатына багышланган кичәләрне оештыруда актив катнаша. Тубылдагы себер татар автономиясе (җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских) ансамбльне үз канаты астына алып, бердәм эшлиләр. Себер татар үзәгенең мәрхүм Сафиулла Ильясов вакытыннан хәзерге көнгә кадәр җитәкчеләренә ансамбль яшәешенә шартлар тудырулары өчен зур рәхмәтләр җиткерәсе килә.

«Яшьлеккә сәяхәт» Тубыл шәһәре округында гына түгел, Вагай, Яркәү районнарының, хәтта саз як авылларында да көтеп алынган кунак. Алар даны Казанга да барып җиткән. Күренекле чараларда – «Уйнагыз, гармуннар!», «Түгәрәк уен» һәм башка фестиваль-сабантуйларда катнашып диплом-грамоталар, төрле бүләкләргә лаек булдылар.

Менә шундый җыр-моң яраткан милләт уллары-кызлары татар дөньясында булганда, милләтебезнең теле-дине, гореф-гадәтләренең сакланып яшәешенә өметләр сүнми.

Ансамбль җырчыларына бердәмлек, саулык-сәламәтлек, үзләренә уңышлар теләп калабыз.

Юбилей уңаеннан коллектив Бөтендөнья татар Конгрессына (җитәкчесе Васил Шәйхразыевка), Төмән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага, Тубылдагы җитәкчеләр: Андрей Ходосевич, Сергей Мокроусовка, чыгышлар вакытында музыкаль ярдәмнәрен күрсәткән Җәгъфәр Касыймовка, Ислам Сафинга, Әбүзәр Миңнебаевка һәм башкаларга меңнәрчә рәхмәтләрен юллый.

Юбилейлы кичә себер татар үзәгендә 1 март көнне 14.00 сәгатьтә башлана.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл округы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836