Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Үзмәшгуль төмәнлеләр вакытлыча хезмәт сәләтен югалткан очракта түләүләрне рәсмиләштерә алалар.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга (үзмәшгульләргә) вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча экспериментта катнашырга тәкъдим итәләр. Алар кирәкле документларны 2026 елның 1 январеннан 2028 елның 31 декабренә кадәр рәсмиләштерә ала, дип хәбәр итә Россия социаль фондының Төмән төбәк бүлеге.
«Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек очрагында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләре буенча иминләштерелгән затның авыруы яисә имгәнүе аркасында һәм 255-ФЗ номерлы Законның 5 статьясындагы 1 өлешендә каралган башка очракларда вакытлыча хезмәткә сәләтсезлеге иминият очрагы дип таныла. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар, вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагында, яшәү урынына бәйсез рәвештә, иминиятләштерүченең территориаль органына гариза бирү юлы белән 2027 елның 30 сентябренә кадәр ирекле рәвештә: кәгазьдә язылган язма формада (Россия социаль фондының клиент хезмәте аша) керергә хокуклы; электрон документ формасында, шул исәптән «Минем салым» мобиль кушымтасын яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын кулланып», - дип аңлаттылар хезмәт экспертлары.
Фонд белән хокук мөнәсәбәтләренә кергәндә иминләштерелгән затка иминият суммасы күләмен сайлау хокукы беркетелә: хезмәткә сәләтсезлекнең тулы ае өчен 35 мең сум яки 50 мең сум. Тариф иминият суммасының 3,84 проценты күләмендә билгеләнә.
2026 елда иминият кертемнәре буенча айлык түләү күләме 1 мең 344 сум тәшкил итәчәк. Бердәм еллык түләү – 16 мең 128 сум һәм 23 мең 40 сум. Иминият кертемнәрен түләү иминләштерелгән затның сайлавы буенча гариза бирелгән айдан соң килә торган айдан башлана. Алты ай узгач, иминләштерелгән зат вакытлыча эшкә яраксызлык буенча иминият суммасының 70% күләмендә пособие алу хокукына ия була, 12 ай узгач - иминият суммасының 100% күләмендә.
Иминият кертемнәрен 18 һәм 24 айдан артык түләүче һәм шул вакыт эчендә вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр алмаган иминләштерелгән затларга иминият кертемнәрен ай саен түләүгә карата 10 һәм 30% күләмендә ташламалар механизмы каралган.
Үзмәшгуль гражданнар Россия социаль фонды бүлекчәсенең кайнар линиясе телефоны аша сораулар бирә алалар: 8 (3452) 56-25-00.
Өлкә хөкүмәтенең мәгълүмат үзәге.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).