#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

9 май – Җиңү бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы пионер-Геройлары

Пионер Аркадий Каманин Икенче бөтендөнья сугышының иң яшь очучысы була. Ул 14 яшендә оча башлый. Аркадий Ерак Көнчыгышта туган. Берничә фронтта сугышкан: 1943 елдан - Калинин, 1943 елның июненнән 1 нче Украин, 1944 елның сентябреннән 2 нче Украин. Бу вакыттан малай дивизияләр штабларына, полкларның командалы пунктларына оча, партизаннарга азык ташый. Егеткә беренче бүләкне 15 яшендә тапшыралар ул – «Кызыл Йолдыз ордены». Аркадий нейтраль полосада ватылган Ил-2 штурмовик самолетында очучыны коткара. Соңрак аны «Кызыл Байрак ордены» белән бүләклиләр. Малай менингиттан 18 яшендә вафат була. Кыска гына гомерендә 650 дән артык очыш ясый, барлыгы 283 сәгать оча.

Партизан каршылык күрсәтү сугышчысы Вилор Чекмак сугыш башланганда 8 сыйныфны гына тәмамлый. Малайның тумыштан йөрәге авыру була, шуңа да карамастан ул сугышка китә. 15 яшьлек үсмер Севастополь партизан отрядын коткара.

1941 елның 10 ноябрендә егет сакта була. Дошманның якынаюын күреп ала. Отрядны куркынычлык турында кисәтеп, сугышны ялгызы кабул итә. Вилор ата, ә патроннар беткәч, дошманны үзенә якын китертә һәм граната белән фашистларны да, үзен дә шартлата. Аны Севастополь янындагы Дергачи поселогында күмәләр. Сугыштан соң Вилорның туган көне яшь Севастопольне яклаучылар көненә әверелә.

14 яшьлек пионер Саша Бородулин сугыш башланганда Карелиядә була. Ул фашистларга каршы көрәшергә карар кыла. Мылтык табып, партизаннарга юнәлә. Разведкага чыга. Иң куркыныч биремнәргә берничә тапкыр бара. Ул иң төз атучы булып чыга. Аның исәбендә юк ителгән машиналар һәм немец солдатлары күп була. Күрсәткән батырлыгы, тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен Саша Бородулин 1941 елның кышында «Кызыл Байрак ордены» белән бүләкләнә. Сугышның берсендә һәлак була. Фашистларны үзенә якын китертеп аларны һәм үзен шартлата.

Интернеттан
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836