Сентябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яр карлыгачлары инде август ахырларында ук китеп барганнар иде, авыл карлыгачлары да, алар үрнәгендә өер-көтүләргә берләшеп, юл хәстәре күреп йөриләр. Күкеләр, былбыллар алай зурдан кубып, берләшеп тормастан, берәм-берәм инде август ахырларында ук китеп беттеләр. Кайсы – Африкага, кайсы Һиндстанга, Әфганстанга яки Әстерхан далаларына.
Көзнең аяз көннәрендә кыйгач рәткә тезелешеп торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында, колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә ничек биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар икән. Тыйнак кына эндәшкәләп куйган тавышлары үзәкләргә үтәрлек сагышлы, ә канатларын талгып җилпүләре – әйтерсең лә саубуллашу көенә яулык болгап барулары.
Сентябрь ахырларында кинәт кузгалып киткән салкынча җилләрдән урман-әрәмәлекләрдәге агачлар, бер-беренең иңнәренә кагылып, тирбәнә, бөгелә-сыгыла дулкынлана башлыйлар. Алар да әйтерсең лә кошлар артыннан җылы якка китәргә ярсыналар...
“Балалар календаре”