Төмән районы, Явызбы балалар бакчасында күптән түгел генә яраткан Кар бабайның туган көнен бик күңелле итеп үткәргәннәр иде. Кар бабай - кышкы күңел ачу, ул балачактан таныш һәм яраткан уен. Кар бабае балалар өчен ел саен көтеп алынган кунак ул. Аның туган көнендә балалар тәрбиячеләре - Алсу Мамкина, Светлана Журавлева, Альбина Белова белән бергә төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, матур җырлар җырлап әйлән-бәйлән әйләнделәр, аркан тарту ярышында көч сынаштылар. Шулай алар зур ләззәт һәм уңай эмоцияләр алдылар. Ә бүген балалар Кар бабай белән киләсе кыш айларына кадәр саубуллаштылар. Кар бабаен озату бик моңсу булды.
Алсу МАМКИНА, Төмән районы, Явызбы авылы
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)