Май 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында «Карга боткасы» - татар халкының язгы бәйрәме булып узды. Борынгы заманнарда халык язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә, дип ышанган. Шуңа күрә, карлар эри башлауга һәм беренче шарлавыклар барлыкка килүгә, «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды. Бу көнне балалар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыйдылар, бәйрәмгә барысы да шигырьләр, җырлар белән кушылдылар.
Халык авылның иң биек урынына җыела һәм учак кабызып, зур казанда ботка пешерә. Чарада балаларны татар халкының милли бәйрәме, аның тарихы һәм әһәмияте белән таныштыру бурычы куелды. Көнкүреш һәм мәдәният белән кызыксынуны үстерергә, татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт, кошларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү турында аңлатылды. Без халык традицияләрен хөрмәтлибез. Бәйрәм барышында балалар уйнадылар, яз турында җырлар җырлап күңел ачтылар, теләкләр язылган тасмалар бәйләделәр. Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә тәмле ботка белән сыйландылар.
Римма НӘҖМЕТДИНОВА,
Төмән районы, Муллаш авылы