#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казаннан җиңү белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Өлкәбездә яшәүче татар халкы тормышы белән хәбәрдар булырга тырышабыз. Интернет челтәрләреннән төрле уңышларын күреп, алар белән элемтәгә кереп, мәгълүмат туплыйбыз. Онлайн рәвештә үткәрелгән ярышлар катнашу мөмкинлеген арттырды. Шуңа да якташларыбыз зур-зур бәйгеләрдә үзләрен сынап карый алдылар, җиңүләргә дә ирештеләр. Ә менә Төмәнебезнең бердәнбер татар теле укытыла һәм татар мәдәнияте сакланган мәктәбе укучыларының олы шатлыкларын абайламый калганбыз. Укытучылары шатлыклары белән уртаклашкач кына, әлеге тырыш балалар белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе укучыларының «Көнчыгыш әкияте» халыкара конкурс-фестивалендә катнашуы CID UNESCO әгъзасы «Триумф» иҗат берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Конкурс Елена Образцованың халыкара музыка академиясе, «Санкт-Петербург дипломнан соң белем бирү академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы ярдәме белән үткәрелә. Конкурс Казан шәһәрендә була.

Әлеге конкурс-фестиваль турында төркемнең җитәкчесе, 52 нче мәктәпнең директор урынбасары Гөлниса Хөсәинова сөйләде.

- Бәйгенең төп максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр иде: талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, сәнгатьне популярлаштыру, яңа исемнәр һәм талантларны ачу; Россия Федерациясенең күпмилләтле мәдәнияте традицияләрен саклау һәм үстерү; катнашучыларны дөнья халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыру; коллектив җитәкчеләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү.

Ярышларда Казан, Самара, Санкт-Петербург, Пермь, Алтай, Мәскәү өлкәсе кебек шәһәрләрдән күпсанлы иҗат коллективлары катнашты. Төмән шәһәренең 52 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе ансамбльләре дә сынатмадылар. Күпләгән дипломнар, кубоклар алып кайттылар. Безнең нәтиҗәләр: «Чулпан» мәктәп вокаль ансамбле (җитәкчесе Г.Хөсәинова) - I дәрәҗәдәге лауреат; «Йолдызлык» мәктәп бию ансамбле (җитәкчеләре Е.Бакланова) - II дәрәҗәдәге лауреат; «Грация» мода мәктәбе (җитәкчеләре В.Нәбиева) – Лиана Ильясова, Елена Паули, Азалия Шәрәпова; нәфис сүз номинациясендә Е.Паули, Яна Хикмәтуллина (җитәкчеләре Е.Ибраһимова); бию буенча Альмира Муллакова (җит.Е.Бакланова) - I дәрәҗәдәге лауреатлар; Алисә Ибраһимова - lll дәрәҗәдәге лауреат. Инструменталь жанр номинациясендә аккордеон буенча Булат Хөсәинов - III дәрәҗәдәге; Тимур Төхвәтуллин флейта буенча II дәрәҗәдәге лауреат булдылар.

Конкурста Вәлимә Нургали кызы җитәкчелегендәге «Грация» мода мәктәбе балалары костюмнар ярышында беренче тапкыр үз эшләрен тәкъдим итәләр. «Татар орнаменты һәм заманча дизайн» проекты бәяләүчеләр күңеленә хуш килә һәм алар иң югары урынга ирешәләр.

Төркемдә 37 бала мәркәзебез Казан шәһәренә бара. Әлбәттә, экскурсияләрсез буламыни?! Алар Габдулла Тукай, Татарстан Республикасының Милли музейларында булалар. Чәк-чәк музеенда мастер-класста катнашырга да өлгерәләр, аннары тәмләп чәй эчәләр. Тагын да «Туган авылым» күңел ачу комплексында бизәкләр әзерләү, сабын ясау, кәрҗин үрү буенча мастер-классларда яңа һөнәрләр үзләштерәләр. Барысына да чиксез шат балаларга үз куллары белән ясаган сувенирлар бүләк итеп тә бирелә.

19-8– Директорыбыз Алевтина Зиннәтулла кызы иҗат коллективларына зур ярдәм күрсәтә. Һәр башлангычны, идеяне хуп күреп каршы алып, безгә ышаныч белдерә. Без катнашкан бәйгеләр шактый. Алевтина Манкаева костюмнар тегәргә, уен кораллары булдырырга мөмкинлек таба. Һәрвакыт безнең өчен кайгыртып тора, бәйгеләргә китсәк тә, гел элемтәдә без. Мәктәпнең яхшы дуслары да күп. Бу сәяхәтне оештыруда булышкан Төмән өлкәсе татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Ринат Хәмзә улы Насыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Гөлниса Ревкат кызы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836