#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сөйкемле кыз Равия

последние и лучшие новости искусства в мире

32-14Равия Маняпова белән без Турай авылында узган Төмән районының Сабан туенда таныштык. Равия анда «Гүзәллек» бәйгесендә катнашты. Үзең белән саф татар телендә таныштыру, чулпылар тагылган озын чәч толымын, милли костюмны тәкъдим итү, иҗади номер күрсәтү кебек номинацияләрдә катнашкан 8 кыз арасында Равия иң кечеләре булды. Шуңа карамастан, сәхнәдә үзен бик иркен тотты, бер мизгелгә дә йөзеннән сөйкемле елмаюы китмәде.

Равия тамашачыларны, жюри әгъзаларын үзе белән бик оста итеп таныштырды. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның «Бәхетле бала» дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, татар биюен башкарды. Бөтерчек кебек бөтерелгән кызчык һәр чыгышыннан соң, бәхетле елмаеп, әти-әнисе янына «очып» килеп, аларны кочып алырга да өлгерде. Әйтерсең, бу ярыш аның өчен бары күңелле тамаша гына. «Нәни фея», «Иң купшы чәч толымы» исемнәренә лаек булгач, йөзендә канәгатьсезлек хисе бер дә чагылмады. Менә шулай шат күңелле, ваемсыз, аралашучан бу кызчык тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Равия Шыкча авылында туып-үскән. Тырышып, «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укыган кыз быел 4 сыйныфка укырга керә. Равия бик сәләтле кыз. Ул матур җырлый, оста бии, гитарада уйнарга өйрәнә һәм гимнастика белән дә шөгыльләнә. Киләчәге дә Равиянең бүгенгедәй якты, бәхетле булсын!

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836