#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Укытучы һәм остаз елы»на багышланган бәйге

последние и лучшие новости искусства в мире

9-17Мәскәү шәһәрендә узган «Путевка в жизнь» дип аталган ачык әдәби бәйгедә Тубыл шәһәреннән дә катнашучылар булды. Бәйгенең ябылу тантанасында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. «Мәскәү әдәбиятчылары салоны» иҗат остаханәсе һәм «Внуково» мәдәният үзәге оештырган тантаналы вакыйгада булып кайткан Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Самирә Фазулова үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

- Әдәби бәйгедә беренче мәртәбә катнаштым. Бу иҗади бәйге турында интернетта юлыктым һәм үземне сынап карага булдым. Әти-әнием, якыннарым идеямне хупладылар. Аннары минем язган хикәям шорт–листка кергәне турында хат килде. Мәскәүгә без әнием белән бардык. Төрле яшьтәге һәм илебезнең төрле төбәкләреннән килгән бәйгедә җиңүчеләрне җылы каршы алдылар. «Внуково» мәдәни үзәге җитәкчесе Юлия Орловская, жюри әгъзалары рәисе Сергей Вартанов һәм «Хикәя» номинациясендә жюри әгъзасы Ольга Орловская әдәбият, шигърият сөючеләрне сәламләп чыгыш ясадылар. Без илебезнең төрле өлкәләреннән килгән шигърият, әдәбият яратучыларны, язучыларны, авторларның кызыклы әсәрләреннән өзекләрне тыңладык. Бәйгедә чит илләрдән дә катнашучылар булды. Минем өчен авторларны күрү үзе зур бәхет, аларны зур кызыксыну белән тыңладым. Жюри рәисе Сергей Вартанов үзе шагыйрь, прозаик, «Новый современник» халыкара язучылар берлеге, «Моссолит» иҗат остаханәсе әгъзасы, «Новый современник» нәшрияты директоры, әдәби порталының җитәкчесе дә икән. Бәйгедә җиңүчеләр арасында күп еллар язучылар һәм үзләрен яңа сынап караучылар да булды. Алар арасында мин иң кече яшьтәге катнашучы идем, - дип сөйләде.

Мәскәүдә чыккан «Путевка в жизнь» дип аталган җыентыкка әдәби бәйгенең иң яхшы шигырьләре һәм хикәяләре тупланачак. Монда күпчелек шигырьләр, хикәяләр укытучыларга багышлап иҗат ителгән. Җыентыкка Самирә Фазулованың «Наставник» дип аталган хикәясе дә кергән.

Һәммәбезнең тормыш юлында күңелебезгә юл табучы, үрнәк булган тәҗрибәле остазларыбыз бар. Балага тормышка юлламаны якыннары, укытучылары бирә. Бала өчен юлламаның ышанычлы, киләчәге бәхетле булуы мөһим. Самирәнең язган гыйбрәтле язмалары, хикәяләре укучылар өчен кызыклы һәм аның уңышлары алда булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836