Август 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Явызбы авылында «Кояшкай» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән темага багышланган чара узды. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру буенча кызыклы һәм танып -белү тематик дәресләре үткәрелде. Балалар бик теләп «Светофор», «Бибика» хәрәкәтле музыкаль уеннарда катнаштылар. «Төсле автомобильләр», «Светофорлар» биюләрен башкардылар.
Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар, Сергей Михалковның «Дядя Степа - милиционер» дигән шигырен укыдылар. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм уеннарда, көндәлек тормышта аны кулланырга өйрәнделәр.
Шуны истә тотарга кирәк: ата-аналарның үрнәге - балаларда юлларда куркынычсыз тәртип күнекмәләре тәрбияләү өчен төп факторларның берсе.
Алсу МАМКИНА, Альбина БЕЛОВА, Төмән районы, Явызбы авылы
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)