Март 2023 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан.
«Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.
4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.
«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык», – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар.
Видеога карап, гомернең тиз үтүен, никахлар да элек икенче төрлерәк узуын искәртүчеләр дә булган. «Әйе, мода үзгәрә, ә Гүзәл белән Илдар – шул ук!» – дип язып куйган берәү.
Иҗади гаиләне никах көннәре белән без дә тәбриклибез, алдагы гомерләре дә бүгенгедәй бәхетле, тигез булсын, һәрчак шулай бер-берләренә «җаным» диеп эндәшеп яшәргә язсын.
Интертат