Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәбәрсез югалганнар

последние и лучшие новости искусства в мире

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, илебезне дошманнан сакларга кыю ир-егетләребез сугыш кырына киттеләр. Ялутор районы, Күлавыл ир-егетләребез дә читтә торып калмаганнар. Кырыктан артык кеше фрнтка озатылган. Шулар арасыннан 10 кеше генә яраланып, исән кайткан. Бар авырлык өйдә калган яшь балалы хатыннар өстенә төшә. Колхозда иртә таңнан сыер белән җир сөрү, тырмалау, чүп утау, аш чәчү, кул белән ашлык уру-сугу, печән чабу – болар барысы да ялгыз калган аналарның көндәлек эшенә әйләнә.

Бу явыз сугыш көннәрендә ач-ялангач йөрдек, диеп әйтсәм дә, арттыру булмас. Ашарга аш булмаганлыктан үлән ашадык, чөнки бер телем икмәк булмады, барысы да фронтка җибәрелде. Өскә кияргә кием булмады. Ничек әле исән калдык?!

Сугышка күп балалы ир-атларны да озаттылар. Нәсибулла Мөхәммәдиевның 7 баласы ятим калды, иң кечкенә кызына 1 яшь тулган булган. Гәлимьян апа бик акыллы, сабыр холыклы хатын буларак, балаларын үстерергә тырышып, көне-төне эшләгән. Аллага шөкер, балалары исән-сау үсеп, кеше булдылар, тик әтиләре балаларының уңышларына куанырга өлгермәде.

Идрис бабай белән Калстан әби Минназаровларның ике баласы Сөләйман белән Варис, әбинең ике энесе - Хәлиулла, Вәлиулла Рәхмәтуллиннар, олы кияве Салих Кәримов хәбәрсез югалган солдатлар рәтен тулыландырдылар. Бер гаиләдән 6 кеше әйләнеп кайтмаган. Ә ике кияүләре – Миншакир Миннебаев бер аяк белән кайтты, Мирсат Рамазанов Ленинград фронтында фашистлар белән хәрби бәрелештә бер кулының бармакларын югалткан.

Кайтканнарның күкрәкләре орден-медальләр белән тулы иде. Алар өйләнеп, балалар үстерделәр. Хәзер алар турында сөйләп, язып, аларның батырлыклары турында искә төшерәсе генә калды.

Наҗия МИННАЗАРОВА, Ялутор районы, Күлавыл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836