#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Парлы тормыш юлы озак булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

22-5Берсенә 90 яшь, икенчесенә - 80, ә бергә яшәүләренә 60 ел булачак күркәм гаилә хуҗасы һәм хуҗабикәсе белән күптән танышмын. Газизулла Насибулла улы азрак туган да әле, ә Лилия Әхмәт кызын белмәгән кеше юк аны. Ул күпне белә, күп укый, теләсә кем белән уртак сүз табып, гомерлек дус булып аралаша белә. Мөхәммәдиевләр гаиләсе – зур, үрнәк гаилә. Ялутор районының Аслана авылында 5 ир бала тәгәрәшеп үскән анда.

Укытучы Лилия апа, механизатор Газизулла абый дөрес тәрбия биреп, тормышка яраклы, илгә кирәкле уллар үстергәннәр. Һәркайсы укып, белем алып үз учакларын кабызганнар. Төмәнгә таба юл алганнар. Әти-әни дә алардан калышмаган: Турай авылына килеп урнашканнар. Монда терлек асрап, үсентеләр белән шөгыльләнүче малайларына булышып көн итә башлаганнар. Хәзер инде терлекләр юк, бакчаны теплицалар биләп алган.

Лилия апа гына гел хәрәкәттә. Юк, теплицада бил турайтмый эшләтә икән баласы дип уйламагыз, аларны яшьләр үзләре карый. Әти-әни рәхәтләнеп үзләре теләгән шөгыльләр белән куанып яшиләр. Лилия апа оекбашлар бәйли. Үзе сөйләшә, үзенең бармаклары гел хәрәкәттә. “Бармаклар катмас өчен шәп ул, - ди. - Буыннар сызламаска да булышалар”. Рәхәтләнеп бүләккә тарата аннары. Аның дәвалау чаралары турында белмәгәне юк.

- Электән килә бу сыйфат безнең нәселдә. Әбием кендек әби булган. 18 балага дөньяга килергә булышкан. Бабам да урманда гел үләннәр турында сөйли иде. Әнием дә биолог-химик. Ул да гел, сәламәтлек – аяк астында, диде. Мин кечкенәдән үк врач булырга хыялландым. Тик язмыш башка юлны сайларга этәрде. Мәктәптә эшли башладым. Читтән торып биология фәне укытучысы һөнәрен үзләштердем. Тагын да үләннәр белән бәйле журналлар гел алдырдым. Мәсәлән, “Будь здоров”ны гел укыдым. “ЗОЖ”ны укырга тырышам. Эзлим, табам. Үземдә кулланам. Файдасы булса, кешеләргә тәкъдим итәм. “Ходячая энциклопедия” дип әйтәләр иде. Күп укыйм. Хәтерне яхшыртыр өчен тырышам. Балалар авырганнан бирле гел авырулар турында укыйм, кызыксынам. Халык медицинасын өйрәнәм.

Лилия апа куллана торган берничә дәвалау чарасы турында сөйләп китик әле. Мәсәлән, алтын мыек (золотой ус) гөленең тамырыннан алып бөтен җире файдалы.

- Тамагың авыртса, йөткергәндә яфрагын чәйнәп, авызыңда тотарга кирәк. 41 буынын кул белән ваклап (пычак белән кисәргә ярамый), ярты литр сыйфатлы аракыга салып, 3 атна җылы, караңгы урында төнәтергә. Аны сөзеп, банкаларга салып куеп, тамак авырта башлаганда 1 чәй кашыгы эчәргә. Балаларга суга берничә тамызып бирергә. Авызны чайкасаң, вирусларны үтерә. Яфрагын чиста суга салып куясың, эчәсең килгәндә эчәсең – шикәр диабеты вакытында шикәрне киметә. Балаларның барысына да ясап бирдем.

Бервакыт организмны чистарту белән мавыгып киттем. Малаховның 3 китабын укып чыктым. 1 литр авыл сөтенең эремчек суына (сыворотка) 1 йомырка (әтәч белән яшәгән тавыкның бүгенге йомыркасын) салып 10 көнгә әчетергә куясың. Йомырканың тышын алдан сода белән яхшылап юарга кирәк, тышында бактерияләр булырга мөмкин. 10 көннән соң йомырка күпереп чыга, кабыгы эри, йомшара. Аны банкадан алып, тышчасын салдырып, кире банкага салып яхшылап болгатасың. Тәме белән бал саласың, яисә эчкәндә кабасың. Бу эчәклекнең микрофлорасы өчен дә, эч катудан да бик яхшы. Бу төнәтмәне тере кальций диләр. Бер остеопороз белән авыручы врач шул төнәтмәне 2 өч литрлы эчкәч, кальций күләме нормальләшкән. Үт куыгын алдыручыларга әче ярамый.

Тагын да чәй гөмбәсе гел безнең өстәлдә. Аны Мәскәүдән яздырып алдым. Монда таба алмадым. Банкасы белән килде. Гөмбә катламлап үсә. Аны башка кешегә биргәндә бер пластинасын аерып алырга кирәк. 1 литр салкын су алып, шуңа 1 чәй кашыгы эре яфраклы чәй (крупнолистовой) саласың. Үләнле, катнашмалы, гранулалы чәйләр ярамый. Боларга 4 аш кашыгы шикәр комы кушып, кайнатырга куясың. Кайнап чыгуга, утын сүндереп, суытып, сөзеп, чәй гөмбәсе пластинасы өстенә саласың. 1 атнадан бу суны эчәргә ярый. Гөмбәне 2 атнага бер чистартып торырга – чиста су белән юарга кирәк. Чистарткач, тагын чәй, шикәр белән кайнатылган, суытылган суны салып, эчәргә була. Мин хәзер су урынына эчәм. Дару итеп кулланганда, ашарга 1 сәгать кала ярты стакан эчәләр. Бу эчәклекнең микрофлорасын яхшырта. Мясников бер тапшыруында, элек баш организмда иң кирәклесе ди идек, хәзер эчәклек дигән фикергә килдек, диде. Чөнки эчәклектәге микрофлора организм белән идарә итә.

Япон врачлары бөтен гөмбәләрне дә файдалы дип әйтәләр. Мин гел опята алам. Ул канны чистарта. Асланада яшәгәндә бабайның кул буыны авырта башлады, сәнәк күтәреп печән дә сала алмый иде. Чебен гөмбәсен (мухомор) ваклап, шампанский бутылкасын тыгынчыклап тутырдым. Яхшы итеп пробкасын каплыйсың. 70 см тирәнлеккә җиргә күмәсең. Анда бер ай ятарга тиеш. Билгеле бер температурада аның согы чыга. Шул сокны бармак белән кул буынына бер-ике тапкыр гына сөртте – бөтен авыртуы бетте.

Иртән имбирь һәм дарчинны (корица) яртышар чәй кашыгы су белән эчәм. Бал белән эчсәң бик яхшы. Бу холестериннан булыша. Бал ул кирәкле җиргә алып барып җиткерүче транспорт урынына. Болай гына тиешле матдәләр озак йөрер иде организмда, ә бал белән очып баралар.

Хәзер дә өйдә гел ниндидер дәвалау төнәтмәсе бар. Элегрәк Эвалар БАДларын куллансам, хәзер “Сибирское здровье”га язылдым. 8 еллап инде аның продукциясен алам.

Газизулла абыйга 9 яшь вакытта авыл капкасын чыгуына, бер кеше ат белән җир тырмалатып йөри. “Атка атланасың килмиме?” – дигән сорауга кайсы малай каршы килсен икән! Әлбәттә, риза була. Ул кешегә дә эш җиңеләя. Газизулла абый әйләнеп килсә, тырманы чистарта да, яңадан җибәрә. Шулай бер килгәнендә, теге кеше юк. Аннары кичкә кадәр үзе эшли, төшеп тырманы чистарта. Кайтса, өлкән кешене сугышка алып китүләрен ишетә. Менә шулай кул арасына кереп китә. Ат белән йөри башлый. Көлтә ташый, себертә. Мәктәпкә барганда, капкын куеп калдырып, кыр тычканнарын тота. Аларның тиресен җыючыга тапшыра. Аз булса да, нидер бирелә. Әнисе 6 бала белән кала. Әтисе сугышка алына. Армиядә генә тамагы туя. Яхшы ашаталар, шул яшенә кадәр күрмәгән киемнәр киертәләр. Диңгездә хезмәт итә. Үзе теләп тагын кала. Аннары Салехардта эшләп ала. Эш хакын әнисенә җибәреп бара. Колхозда эш хакын акчалата 1965 елларда гына бирә башлыйлар.

- Күп вакытта язмыш минем яклы булды, кыерсытмады, үткәннәр белән канәгать мин, - дип сөйләп китте Газизулла абый. – Бервакыт математикадан контроль эш эшлибез. Мин алга утырып куйганмын. Укытучы гел миңа карый. Күзен алмый. Мин аптырыйм. Теге малай да кулы белән каплап яза. Бераздан Асланада чишелгән биремнәр искә төшә башлады. Ни гаҗәп! Беркүпме вакыт үткәч, укытучы кереп, 3 кенә малайның “5”ле билгесенә язуын хәбәр итте. “Мухамадиев молодец”, - диде. Аннары Асланада шоферлыкка укыйлар икән. Лилия апаң миңа да укырга тәкъдим итә. Мин вакыт булганда керәм. 5-6 мәртәбә баргач, бервакыт имтихан алучылар килеп керделәр, аптырап киттем. Шунда да уйламаганда гына, 3 ай буе укыган балалар да тапшыра алмаганда, мин биреп чыктым. Аллаһы Тәгалә булышадыр миңа.

Газизулла абый бала тәрбиясе турында үз киңәшләрен бирде: “Баланы дөрес тәрбияләү өчен үзең дөрес яшәргә тиеш. Бала үзе күреп үсә ул. Синнән үрнәк ала”, - диде. Гомер иткәндә үзе исерек кешеләрнең баласына эчмәскә кушуларын да күргән бар. Алай килеп чыкмый шул. “Гаиләдә кичен, аны болай эшлисе иде, дип сөйләшеп утыргач, икенче көнне алар үзләре белеп шуны эшләсәләр – менә яхшы тәрбия”. Абыйның тагын бер киңәше истә калды: “Баланы хатын кулына тапшырып куярга ярамый. Әни кеше аны гел карап, күзәтеп, ярдәм итеп торырга тиеш. Хатын өчен акча гына мөһим. Сәламәтлеге турында уйламаска да мөмкин”.

Менә шулай бер-берсе турында кайгыртып, бергәләшеп 5 малай үстереп, белем алырга булышып, хәзер оныклар өчен борчылып, шатланып 60 ел үткәнен сизми дә калган Мөхәммәдиевлар. Сынатмаганнар, мәгънәле һәм матур яшәгәннәр алар. Лилия Әхмәт кызы нумерология белән дә шөгыльләнә әле. “Без, саннар әйткәнчә, 350 ел бергә яшәячәкбез. Әле җәннәттә дә минем янда буласың, хур кызларына китә алмыйсың”, - дип көлдерә бабайны. Алар - бала-оныклары өчен өлге, яшәү үрнәге, киңәшче, ярдәмче, терәк. Догалары белән каршы алып, озатып калучы әти-әниең булудан да олы бәхет юктыр миңа калса. Инсафлы, игелекле, акыллы 5 егеткә гомер биргән Лилия апа һәм Газизулла абыйның парлы тормыш юлы озак булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836