#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туганнарымны искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

42-6Минем әтием Калмөхәммәт Хәйрулла улының (1905-1985) әти-әнисе Сәелдән, ә әнием (1906 - 1992) Исәт авылыннан булганнар. Икесе дә ятим үскәннәр. Әнием 16 яшендә әтиемә кияүгә чыккан. 9 балалары булган, 10 нчы бала итеп ятим кызны асраганнар.

Әнием мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Аннары колхозда сыер савучы булып, шуннан лаеклы ялга чыккан. Әтиемне хезмәт армиясенә алганда, зур малаена 17 яшь була. Аны мәктәпкә завхоз итеп, үгез белән эшләргә алганнар.

Ул мәктәпкә Заводо-Петровскийдан известь ташыган. Бер кайтканында күпердән чыкканда йөге суга төшеп китә. Яшь малай куркып, судан известьне алганчы, үгезне тота алмыйча билен өздергән. Шуннан соң ул озак авырды. Дәваларга хәлдән килмәгән. Гаилә зур. Абыем авылда беренче гармунчы иде. Шәүкәт абыем 22 яшендә генә дөнья куйды.

Икенче бала Нурикамалны 15 яшендә урманга агач кисәргә җибәрәләр иде. 16 яшендә тормышка чыгып, Ялутор шәһәрендә тимер юлга эшкә керә, шунда эшләп лаеклы ялга чыга. Өченче бала мин – Айсылу. Миңа 85 яшь тулды. Аслана мәктәбендә буфетта эшләдем. Аннан кияүгә чыгып, Төмәндә сатучылыкка кердем. 42 ел стаж белән лаеклы ялга чыктым, хезмәт ветераны булдым, ике бала үстердем. Малаем Рөстәм җырчы иде. 5 ел Свердловскта укыды, 53 яшендә генә вакытсыз дөньядан китте. Кызым Лилиягә 55 яшь тулды.

Дүртенче бала Мөнир Ялуторда тимер юлда эшләде, ике бала үстерде, 81 яшендә үлде. Линнурга - 79 яшь, Шыкчада яши иде, шушы көннәрдә вафат булды. Алтынчыбыз Тәлгать төзелеш эшендә эшләп лаеклы ялга чыкты, ике малай үстерделәр, ноябрь аенда 75 яшь тула. Җиденчебез – Фәрид спортчы иде, күп медальләр алды, 26 яшендә генә үлде. Мәфрүзә белән Илдар, унынчыбыз Минегалыш та күптән инде вафат булдылар. Мәрхүмнәрнең урыннары оҗмахта булсын.

Айсылу РУСИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836