#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үги итмәгез

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүген заманага карап кеше үзгәрәме? Әллә кешеләргә карап замана үзе үзгәрәме?.. Без – сугыш чоры балалары. Арада атасыз, олатасыз, агасыз үскән туган-дуслар күп булды. Тол калган, кияүгә бармый калган кызлар да аз булмады. Шул заманадагы язмышлар – язылып бетмәгән күп томлы романнар булырлык. Исән калганнар тырышып, зур көчләр куеп, үзебездән кеше ясарга тырыштык. Дөрес һәм тугры яшәдек. Шулай алга зур өметләр баглап, балалар үстереп, гадел көн күреп, бердәй һәм бердәм генә яшәп ята идек... Мондый тормыш кемнәргәдер ошамады. Узган гасырның 90 нчы елларыннан, ялгыш яшәгәннәрдән үрнәк алып, тормыш-яшәеш башка төрле юнәлеш алды.

Кайбер замана яшьләре кушылалар да, озак калмый, икесе ике якка китеп тә баралар. Кайчакта бала да була бит! Алар инде кайсы ана белән, аз очракта ата белән кала. Бу очракта үги бала ятим булып калмасын! Тормышта андый очраклар юк түгел...

Үзе дә бала үстергән буйдак хатын балалы, аерылган ялгыз ирне бик яратып куя. Йөриләр болар... Ул иргә барыр өчен антлар эчә: синекен дә үземнеке итеп карармын, укытырмын, үстерермен, ят итмәм... Ирнең ата-анасы алдында да сүз бирә. Ышаналар болар, озын матур, тату гомер кичергән парлар. Киленне үз итәләр. Хәл кадәренчә ярдәм итәргә тырышалар. Ләкин... Ләкине бар шул. Хатынның баласы түрдә. Ашаганы – алдында, ашамаганы – сыртында. Ирнең баласы боларга бер керә, ике керә. Бер килә, бер китә... Әтисе өйдә чагында өстәлгә дә чакыралар. Әтисе өйдә югында кергән кызның үги ана сәламен дә алмый, җилкәсе белән әйләнеп тәрәзәгә карап баса. Әтисе эштән кайтса да килеп алмый башлыйлар... Бала шулай тинтерәп әнисе, әтисе, олатасы, өннәсе, туганнары арасында, кем җылы күз белән караса, шунда йөреп үсә. Олатасы-өннәсе алып асрыйсылары килсә дә, я атасы, я анасы баланы талап алып кайталар, янәсе, үзләре үстерәләр имеш... Тот капчыгыңны!

Язмыш кырысына карамый үсә кыз, тырышып укый, белем ала. Ялгыш юлда йөрми. Минем беркемгә дә кирәгем юк, дип уйлаган чаклары да булгандыр... Тик кеше күзенә карап үскән кыз бик оялчан, үз сүзен әйтә алмаган аз сүзле, куркак булып үсә. Бу инде тәрбиянең нәтиҗәседер... Кем каргаса да, аны Тәңре каргамый. Ике уку йортын тәмамлап, ике диплом ала. Хатынның үз кызы үтә алга китмәде китүен. Укымады да. Яшьләй яр тапты, аны алмаштырып... 4-5 бала асрап ята ятуын. Уртада йөреп үскән кыз, тырышып көн күрә, бала үстерә. (Бу баланың тәүфикъсыз атасы да хатынын, малаен ташлап, ике малайлы санитарка марҗаны алып, аның белән “рәхәтләнеп” яшәп ята). Ата-ана җылысын татымый үскән кыз әле дә тырыш, сабыр, тыйнак, тәртипле, туган-тумачага оят китерми үз көнен үзе күреп яши. Аңа Алланың рәхмәте төшсен.

Тормышта төрле хәлләр була... Кем улын, кем кызын үги атага, я үги анага алып килә. Монда баланың бернинди дә, чеметем дә гаебе юк ласә! Бала – йөрәк җимеше, ярату җимеше. Димәк, ул яратудан туган. Үги итмәгез! Бала, я кыз үзе рәнҗемәсә, аның җаны-тәне рәнҗер. Рәнҗү алу бу дөньяда беркемгә дә ярашмаган һәм ярашмас. Ахыры аяныч та, кызганыч та булуы бар...

Безнең ата-инәләребез дә, без үзебез дә, яратып барган ярлар белән дә, ата-анасы биргән яратмый яшәгән парлар белән дә, язмышка дучар булганнар да күптер... Тик андыйларның балалары үз ата-аналары белән үскәннәр. Хәзер ярату “ирекле” диләр дә, оят-тартынуны, әдәп-әхлакны сакламыйча, “вакытында яшәп калырга” теләүчеләр күбәя баралар түгелме?.. Тормыш кору, аны дөрес яшәү, бала-оныкларга үрнәк булу, ата-анага, туганнарга оят китерми яшәү әле дә булса мактаулы һәм мөһим түгелме? Без бу “ялганда” кунак кына, диләр бит! Мәңгелектә ялгышлар-ялганнар, урлашу-талашу, алдашу-хыянәт, хаталар-гөнаһлар... өчен җавап бирәсе булса, кемнәр нихәл итәрләр икән?! Бу уйланулар, сораулар, борчылулар байга да, ярлыга да, галимгә дә, наданга да, акыллыга да ахмакка да кагыла түгелме?

Күпне күргән Өмми мамагыз

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836